Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе үткәрелә
Акцияне оештыручыларның бурычы – мохтаҗ булган гаиләләргә ярдәм кулы сузу.

(Казан, 21 июль, "Татар-информ"). Бөтен республикадагы кебек үк, Питрәч районында уку елы алдыннан традицион рәвештә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе үтә. Аның кысаларында, булачак беренче сыйныф укучыларына һәм аз керемле гаилә балаларына мәктәп кирәк-яраклары алырга ярдәм итәләр, дип яза җирле басма.
Акцияне оештыручыларның бурычы – мохтаҗ булган гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныф укучысы тормышындагы иң мөһим көн бәйрәмгә әверелсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү.
Шул ук вакытта, акция кысаларында, 2-11 нче сыйныфларда укучы мохтаҗ балаларга да ярдәм күрсәтелә. Мәктәп портфеле комплекты традицион булып кала: уку кирәк-яраклары, дәфтәрләр, хезмәт һәм сынлы сәнгать дәресләре өчен җыелмалар, мәктәп формасы комплектлары.
Баланы мәктәпкә тиешенчә әзерләү – җиңел эш түгел. Шуңа күрә, хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча район советы район халкын, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен, бизнес вәкилләрен акциядә актив катнашырга һәм безнең көч – бердәмлектә, үзара ярдәм итүдә икәнлеген исбат итәргә чакыра.
Мондый изге эштә катнашу акчалата ярдәм итү генә түгел, кыен хәлдә калган гаиләләргә һәм балаларга кайгырту күрсәтүдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз