news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында "Әлбәден" хәрби уеннарына әзерләнәләр

Фестивальдә төрле мәйданчыклар эшләячәк, фестиваль кунаклары сугыш чоры атмосферасына эләгәчәкләр.

Питрәч районында "Әлбәден" хәрби уеннарына әзерләнәләр
pestrecy-rt.ru

(Питрәч, 19 май, "Татар-информ", "Алга", Екатерина Зайцева). Питрәч районы чираттагы зур фестивальне үткәрергә әзерләнә. Бу юлы – "Әлбәден" хәрби уеннары, ул 21-23 июнь көннәрендә Әлбәден авылында, Брест крепостенең легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган җирендә узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фестивальдә төрле мәйданчыклар эшләячәк, фестиваль кунаклары сугыш чоры атмосферасына эләгәчәкләр: окоплар һәм блиндажлар, хәрби техника һәм төрле гаскәрләрнең кирәк-яраклары, концерт программасы, кыр кухнясы эшләячәк һәм тынлы оркестр уйнап торачак. 

Оештыручылар фестивальдә ике сугыш күренешен чагылдырырга ниятли. Беренчесе 1941 елның 22 июнендә гитлерчылар һөҗүм иткән чактагы кебек нәкъ иртәнге сәгать 4кә планлаштырылган. Икенче сугыш күренешен көндез оештырачаклар, анда майор Гаврилов җитәкчелегендә Брест крепостен ничек ничек саклаулары күрсәтеләчәк. Сугыш сценарие геройның шәхси кичерешләре һәм гарнизон халкының язмышы: мәхәббәт, курку, нәфрәт һәм ышану турында сөйләячәк.

Барлык сугыш күренешләрен Татарстан һәм якын төбәкләрдән килгән реконструкторлар күрсәтәчәк. Бу хәрби техникасы, пиротехникалар кулланып, авиация бомбардировкалары катнашында узачак. 

Моннан тыш, фестивальдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән беррәттән, Гавриловның "тынычлыкны сакларга" дигән өндәмәсенә нигезләнеп безнең хәзерге заман армиясе дә тәкъдим ителәчәк: десантчылар һәм парашютчылар, авиамодельчылар чыгышлары да көтелә.

Балалар һәм яшьләр өчен хәрби-тактик уеннар, шулай ук спортның хәрби-гамәли төрләре, минометтан ату буенча күнекмәләр һәм фестиваль кунаклары өчен күп кенә башка күңел ачу чаралары оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot