news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында "Әлбәден" хәрби уеннары" фестивален 8 меңнән артык кеше караган

Петр Гавриловның бердәнбер музей йорты бу көнне бөтен республикадан килгән 1500дән артык кешене кабул итте.

Питрәч районында "Әлбәден" хәрби уеннары" фестивален 8 меңнән артык кеше караган
pestrecy-rt.ru

(Питрәч, 27 июнь, "Татар-информ", "Алга",  Ольга Шипшова, Екатерина Зайцева). Бөек Ватан сугышында һәлак булган барлык сугышчылар истәлегенә багышлап, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гавриловның туган авылында "Әлбәден" хәрби уеннары" фестивале узды. Анда 150гә якын реконструктор катнашты, көн дәвамында фестиваль чараларында Россиянең 15 регионыннан килгән 8000нән артык кунак булды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Республика районнарыннан 12 яшьләр командасы спортның хәрби-кулланма төре буенча чемпионатта үзара көч сынашты, 200дән артык кеше хәрби-тактик уеннарда катнашты.

Петр Гавриловның бердәнбер музей йорты бу көнне бөтен республикадан килгән 1500дән артык кешене кабул итте. Монда алган хис-кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Бөек Ватан сугышының беренче көнен реконструкцияләү һәр кунакта, фестивальдә катнашучыда курку, күз яшьләре, соклану һәм горурлык хисләре уятты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100