news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында һәлакәттә гомере өзелгән ир-ат Ижевскиның элеккеге башлыгының улы булган

Кичә көндез “Волга” М7 юлының 879 чакрымында фаҗигале һәлакәт булган.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Питрәч районында һәлакәттә гомере өзелгән ир-ат Ижевскиның элеккеге башлыгының улы булган, дип хәбәр итә РИА Новости.

“Татар-информ” кичә көндез “Волга” М7 юлының 879 чакрымында Татар Казысы авылыннан ерак түгел фаҗигале һәлакәт булуы турында хәбәр иткән иде.

Якынча мәгълүматлар буенча, Ижевскиның элеккеге башлыгының 32 яшьлек улы идарәсендәге “Ниссан” автомобиле каршы як полосага чыккан һәм “Ивеко” фурасына килеп бәрелгән.

Фаҗигадә автомобильнең йөртүчесе һәм алгы утыргычта булган өлкән яшьтәге ханым урында ук үлгән. Тагын өч кеше, шулай ук бер кечкенә бала хастаханәгә озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100