news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында котыру чире буенча карантин гамәлдән чыгарылды

Агымдагы елның 1 августыннан Чыты авылында котыру чире буенча карантин игълан ителгән иде.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән Питрәч районының Чыты авылында котыру чире буенча карантин гамәлдән чыгарылды. Документ тексты Татарстан Президентының рәсми порталында урнаштырылган.

Бу территориядә котыру чире буенча карантин 2018 елның 1 августында кертелгән иде. Хәзер хайваннарның соңгы авыру очрагы теркәлгәннән соң ике ай узуы, чиргә каршы һәм кисәтү чаралары үткәрелү белән бәйле рәвештә, карантин гамәлдән чыгарыла, диелгән боерык текстында.

  • Алдан “Татар-информ” агентлыгы Татарстан Президенты котыру чире буенча Апас районының Танай-Турай, Яшел Үзән районының Ореховка һәм Тукай районының Таулык авылларында карантин кертүе турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100