news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында көзге кросста Ленино-Кокушкино спортчылары җиңде

Көзге кросс Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалист Евгений Перчков истәлегенә багышланган иде.

(Питрәч, 6 октябрь, "Татар-информ", "Алга" ). Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалист Евгений Перчков истәлегенә багышланган призларга мәктәп укучылары арасында район беренчелегенә традицион көзге кросс узды. Стартка районның ун мәктәбеннән җитмештән артык яшь спортчы чыкты, дип яза район газетасы.

Кечерәк егетләр (унынчы сыйныйфка кадәр) һәм кызлар 1000 метр, ә олырак егетләр 2000 метр арага йөгерделәр.

Кызлар арасында (унынчы сыйныфка кадәр) беренче ике урынны Ленино-Кокушкинодан яшь спортчылар – Анастасия Лывина һәм Ралинә Закирова алды, өченче урында беренче мәктәптән Ләйсән Абдуллина. Егетләр арасында Владислав Комиссаров (Кощак) җиңү яулады, Адель Мәхмүдов (Ленино-Кокушкино) икенче һәм Данил Очеев (Богородск) өченче булды.

Олырак кызлар арасында финишка беренче булып Энҗе Гыймадиева (Шәле) килде, икенчедә – Диләрә Гарифуллина һәм өченчедә – Диләрә Насырова (икесе дә Ленино-Кокушкинодан).

Егетләр арасында шулай ук беренче урынны якташлары Рифат Гайнуллин алды, икенчедә – Николай Бызов (икенче мәктәп) һәм өченчедә – Алексей Банников (Кощак).
Гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленде: 1. Ленино-Кокушкино, 2. Беренче мәктәп, 3. Икенче мәктәп (7-9 нчы сыйныфлар).

1. Ленино-Кокушкино, 2. Икенче мәктәп. 3. Шәле (10-11 нче сыйныфлар).

Энҗе Гыймадиева төрле сәбәпләр аркасында, район ярышларында нәкъ бер ел катнашмады, бүген исә ул стартка чыкты һәм ышанычлы җиңү яулады.

- Мин дистанциянең яртысыннан соң көч җыйдым һәм көндәшләремне артта калдырдым, мөгаен, бу алар өчен көтелмәгәнлек булгандыр һәм мин финишка берүзем килеп җиттем, бүген һава торышы искиткеч, трасса бик яхшы, шуңа күрә бик җиңел йөгердем, - диде фиништан соң Энҗе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100