news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында илле ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр

Аларны район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская тәбрикләде.

(Питрәч, 7 октябрь, «Татар-информ», «Алга», Ольга Шипшова). Питрәч районында илле ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Район мәдәният йортында аларны район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, шулай ук әлеге парларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары тәбрикләде, дип яза җирле басма.

Питрәчтән ирле-хатынлы Кәүсәрия Котдус кызы һәм Вәлиулла Юсуп улы Имамиевларның гаилә корып, иңне-иңгә куеп, бергә гомер итүләренә ярты гасыр булган. Аларның быел алтын туйлары. Алар икесе дә безнең район авылларында туганнар. Шулай да бер-берсе белән алар Вәлиулла Юсупович Амур өлкәсендә армиядә хезмәт иткән вакытта танышалар. Аннан соң ел буе хат алышалар, ә армиядән әйләнеп кайткач, өйләнешәләр.

Гаиләдә, ир белән хатын арасында табак-савыт шылтырамый тормый инде, дигән гыйбарәгә Вәлиулла Юсупович бик җитди карый:

– Сез нәрсә! Савыт-саба чылтыраса, нәрсә була инде ул? Аның бит вакытлуы да бар, – диде ул.

Алтмыш ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче Антонина Михайловна һәм Семен Семенович Павловлар, әйтергә кирәк, кайда тусалар, шунда танышканнар да. Алар Урта Ия авылыннан, гомер буе туган колхозларында эшләгәннәр. Семен Семеновичның бәхетле гаилә сере шунда, ир-ат яхшы ир булырга һәм беркайчан да хатынын кыерсытырга тиеш түгел, ә менә хатын-кыз беркайчан да иренә каршы төшәргә, каршы дәшәргә тиеш түгел, – дип саный.

Бергә гомер итүләренә 55 ел тулганны билгеләп үткән Кибәч авылыннан Елена Дмитриевна һәм Иван Николаевич Муллиннар сүзләренчә, бу еллар бик тиз узган. Әмма аларның хәтерендә бары тик бәхетле, якты тормыш мизгелләре генә сакланып калган.

Кощак авылыннан Галина Николаевна һәм Виктор Григорьевич Рязановлар гаиләсенә карасаң, аларның кулга-кул тотынышып, инде ярты гасыр бергә атлауларына ышанмыйсың: аларның туй көннәре әле кичә генә булган кебек тоела. Алар Галина сигезенче сыйныфта укыганда очраша башлаганнар. Һәм күпме еллар узганнан соң да, бер-берсенә карата хисләрен югалтмаганнар һәм аны әле хәзергәчә саклыйлар.

- Безнең гаилә бәхетенең сере – бер-береңне хөрмәт итүдә һәм түземле булуда, - ди елмаеп Галина Николаевна.

Әти-әниләр исән булганда, сиңа ничә яшь кенә булмасын, син аларга бала булып каласың. Яңа Шигали авылыннан Алексей Петрович һәм Прасковья Ивановна Макаровларның балалары инде күптәннән әбиләр һәм бабайлар булганнар. Әмма әти-әниләренең “улым“, “кызым“ дип дәшкән сүзләре иң җылы сүзләр, ди алар.

- Без хәзер дә проблемаларыбыз белән уртаклашабыз, киңәш сорыйбыз. Һәм бу безнең мөстәкыйль булмавыбыз аркасында түгел, әти-әниләр безнең өчен һәр нәрсәдә үрнәк булып торалар. Без үз гамәлләребезне аларныкы белән үлчәргә ияләнгән, - ди кызлары Людмила Макарова-Осипова. – Без кайтканда, ата-ана йортында ут янып торуы – безнең иң зур бәхетебез. Безне бу бәхеттән мәхрүм итмәгез, озын-озак яшәгез!

Быел безнең районда 21 пар алтын туйларын – бергә гомер итүләренә 50 еллыкларын билгеләп үтә. 55 еллык юбилей – зөбәрҗәт туйларын 17 гаилә бәйрәм итә. Ә 6 пар бу чикне дә узган, бу ел аларның 60 нчы – бриллиант юбилей. Безнең райондагы 3 гаилә инде 65 ел тату гомер итәләр. Әмма бу әле чик түгел: бездә быел 70 еллык юбилейларын билгеләп үтә торган пар бар. Бу Шәледән Галия һәм Минһаҗетдин Гайнетдиновлар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100