news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында ике спорт объекты файдалануга тапшырыла

Ике объект бюджеты унбер миллион сумга якын.

Питрәч районында ике спорт объекты файдалануга тапшырыла
pestrecy-rt.ru/

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районында спорт мәйданчыгы һәм блоклы модуль чаңгы базасы төзелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Блоклы модуль чаңгы базасын төзү өчен сайланган территорияне башта тулысынча чистартканнар, соңыннан эшчеләр свайлы фундамент салганнар, модульле диварлар монтажлаганнар, түбә япканнар. Хәзерге вакытта алар электротехник җиһазлар урнаштыру hәм бина эчендәге эшләр белән шөгыльләнәләр.

- Безнең районда мондый махсус модульлләр белән башкарыла торган төзелеш беренче тапкыр бара, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. - Эшләр бу айда ук тәмамланыр дип өметләнәбез. База мебель, кар машинасы һәм, әлбәттә инде, чаңгылар белән җиһазландырылачак.

Чаңгы базасына бәя бирү, шул ук вакытта кышкы пейзаж белән хозурланып, һәм, ниһаять, карлы тау бите буенча җилләнеп шуу өчен, питрәчлеләргә сабырлык тупларга һәм кышкы салкыннарны көтәргә туры киләчәк.

Ә Татар Тау Иле авылында яшәүчеләр иркен ачык футбол кырында бу айда ук туп тибә ала. Спорт мәйданчыгы турында җирле яшьләр күптән хыялланган иде. Аларның инициативасы белән хыял чынбарлыкка әверелде. Спорт мәйданчыгын моңарчы ташландык булып буш торган урында урнаштырганнар. Аның мәйданы – 23*43 квадрат метр.

Ике объект бюджеты унбер миллион сумга якын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100