Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч районында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте Казан – Шәмәрдән юлының 49нчы чакрымында булган.
(Казань, 25 декабря, «Татар-информ»). Питрәч районында Казан – Шәмәрдән юлының 49нчы чакрымында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Хәбәр Питрәч районының 112 экстрен хезмәте номерына кичә 9 сәгать 14 минутта алынган. Урынга “Ленино-Кокушкино” посты хезмәткәрләре чыккан. Ачыкланганча, “КИА Спектр” һәм “Лада Калина” автомобильләре бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә “КИА Спектр”ның 21 яшьлек йөртүчесе һәм “Лада Калина”ның ике пассажиры – 5 һәм 61 яшьлекләр зыян күргән. Коткаручылар аларны автомобильләрдән чыгарып, медиклар кулына тапшырган һәм алар Питрәч үзәк хастаханәсенә озатылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янып китмәсен өчен машиналарның аккумуляторын сүндергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз