news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында ике фестиваль Russian Event Awards премиясе финалына чыкты

Питрәчнең «Скорлупино» фестивале «Гастрономик туризм өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә беренче урынны алды.

Питрәч районында ике фестиваль Russian Event Awards премиясе финалына чыкты

(Питрәч, 11 октябрь, «Татар-информ»,«Алга»). Балаково шәһәрендә узган Russian Event Awards Урал һәм Идел буе федераль округлары милли премиясенең зур финал тантанасында Питрәчтә узган «Скорлупино» һәм «Әлбәден» хәрби уеннары» фестивальләрен оештыручылар сәхнәгә күтәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Питрәчнең «Скорлупино» фестивале «Гастрономик туризм өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә беренче урынны алды. Ә «Әлбәден» хәрби уеннары» фестивале «Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә өченче булды. 

Конкурсның төбәк этабына Россиянең 19 төбәгеннән 310 проект тәкъдим ителгән иде. Яклауга бары тик 176сы гына үткән. Конкурста Татарстаннан барлыгы 24 проект катнашты. Бары тик Питрәч районы гына берьюлы өч проектны тәкъдим иткән, шуларның икесе инде уңышлы тормышка ашырыла.

«Russian Event Awards» милли премиясе конкурсында без 2016 елдан бирле катнашабыз. «Скорлупино» фестивален тәкъдим итүдән башладык, ул ике тапкыр гран-прига лаек булды. Без аны төрле номинацияләрдә таныттык. Быел «Гастрономия туризмы өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә гариза бирдек, анда Россиянең иң «тәмле» фестивальләре тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, бер үк проектның ел саен призер булуы бердәнбер очрак һәм бу безне аеруча сөендерә", - дип кичерешләре белән уртаклашты Питрәч фестивальләренең авторы һәм оештыручысы Наилә Таҗиева.

Хәзер Питрәч районы командасы 15-17 ноябрьдә Самара шәһәрендә узачак Бөтенроссия милли премия финалында үз проектларын тәкъдим итәргә әзерләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100