news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында гражданлык актларын теркәү хезмәте эшчәнлеге белән таныштырдылар

Ел башыннан районда 165 никах теркәлде.

 (Питрәч, 16 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Дөньяга килгән һәркем гражданлык актларын теркәү хезмәте бүлегеннән туу турында таныклык алганнан соң гына илнең тулы хокуклы гражданына әверелә. Бер генә кеше дә тормышта әлеге учреждениене читләп үтми. Быел әлеге дәүләт органына 100 ел тула.

Питрәч районында гражданлык актларын теркәү хезмәтен, беренче чиратта, туйлар белән бәйләп карау гадәткә кергән. Чынлыкта исә, ЗАГС бүлеге бик күп функцияләр башкара. Аның хезмәткәрләре көндәлек хезмәтләрен башкарганда кешеләр тормышындагы үзгәрешләр шаһитләре булалар. Алар күз алдында гаиләләр туа, шулай ук таркала да. Алар кеше тормышындагы иң бәхетле мизгел – бала тууын теркиләр. Шулай ук якын кешеләрнең үлеме турындагы таныклыкны да алар тапшыра. Күп гасырлар дәверендә әлеге вазыйфаларны руханилар һәм муллалар башкарган. Совет чорында барысы да үзгәрә, 1917 елның 18 декабрендә ирекле никах һәм башка бик күп нәрсәләрне билгеләүче беренче закон акты барлыкка килә, дип яза җирле басма.

– Безнең архивта 1920 елдан башлап документлар саклана. Гарәпчә язылган язмалар, кириллицага күчерелгән, латин телендәгеләрне (тарихыбызда шндый чор да булган) үзебез укыйбыз. 1920-1930 еллардагы язмалар искиткеч матур каллиграфия язуы белән башкарылган. Бераз соңрак документларда язуларда пөхтәлек булмый. Совет чорында күп нәрсәләр, бигрәк тә, татар исемнәре һәм фамилияләре хаталы язылган, – ди район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльмира Нәбиуллина.

Документлар йөз ел гражданлык актларын теркәү хезмәтендә сакланырга, ә аннары Дәүләт архивына даими саклауга тапшырылырга тиеш. Шуңа күрә аларның саклануын тәэмин итә торган таләпләр бик җитди.

Гаилә тарихларының елъязмаларын саклап калу һәм аларны яшь буынга тиешле халәттә тапшыру да учреждение хезмәткәрләре бурычларының берсе. Бүген инде бөтен документаль фондка сан сугылган. Хәзер күпләр гражданлык актларын теркәү хезмәтенә гаризаны дәүләт хезмәтләре аша электрон рәвештә бирәләр. Сүз уңаеннан, бу очракта дәүләтнең акчалата җыемы 30 процентка арзанрак торачак.

- Кияүнең әнисе авыр хәлдә булу сәбәпле, никахта була алмаган очрак минем хәтердә калды. Махсус аның өчен өйләнешүчеләр онлайн-трансляция үткәрделәр. Бу бик дулкынландыргыч булды, - дип сөйли Эльмира Борисовна.

Быел никах теркәргә теләүчеләр, узган елгыга караганда, бераз гына азрак. Ел башыннан районда 165 никах теркәлде.

- Мондый күренеш бөтен ил буенча күзәтелә. Моның төп сәбәбе булып, беренчедән, 90 нчы елларда Россиядә барлыкка килгән демографик хәл тора, һәм, тулаем алганда да, яшьләрнең никах институтына бик үк җитди карамыйлар, - ди әйдәп баручы белгеч Ләйсән Фадеева.

Гаилә таркалу статистикасы да сөендерми, ел башыннан безнең районда 77 гаилә таркалды. 14 пар гражданлык актларын теркәү хезмәте аша аерылышты, бу аларның балигъ булмаган балалары юклыгын һәм икесенең дә аерылышырга риза булуларын аңлата.

- Мондый очракларда без, әлбәттә инде, аларның гаиләләрен саклап калырга тырышабыз. Кайберәүләр гаризаны уйламыйча бирә, һәм аларны тынычландырып, әлеге адымны ясамаска күндереп була. Казанда аерылышу хәлендә торган парларга гаилә консультациясе бирү буенча махсус хезмәт бар. Алар да шулай ук безгә районда яшәүче гаиләләрне саклап калырга ярдәм итте, - дип сөйли Эльмира Нәбиуллина.

Быел 161 гаилә бала туу турындагы таныклык алды. Әмма бездә туучылар саны, билгеле, күбрәк, чөнки күп кенә питрәчлеләр хәзер Казанда туа.

Районда балигъ булмаганнар арасында никахларын теркәүчеләр юк. Аның каравы, быел 76 яшьлек кәләш һәм 82 яшьлек кияү никахларын рәсмиләштерүгә гариза бирде, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100