news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итте

Район башлыгы Илһам Кашапов, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары, мәктәп директорлары катнашында киңәйтелгән утырыш узды.

(Питрәч, 17 май, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шипшова). Питрәч районында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина булды. Эш визиты кысаларында, район кунаклары берничә мәктәптә булдылар, гражданнар кабул итү үткәрделәр. Шулай ук район хакимиятенең зур залында, район башлыгы Илһам Кашапов, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары катнашында киңәйтелгән утырыш форматында мөһим сөйләшү булды, дип яза район газетасы.

 Һәрбер кешенең киләчәге үз гаиләсеннән тора. Анда үсеш, тәрбия, фикер йөртү һәм башкалар формалаша. Ата-ана - ул үз балаларына тәҗрибә, белем һәм алым тапшыра торган беренче кешеләр. Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый. Уңайлы йорт, яратучан әти-әни, сәләтле балалар, яхшы эш - болар барысы да еш кына журнал тышындагы сурәт кебек. Балаларының баштан ук тормышлары бозылгна гаиләләр бар. Бүген, уңышсыз гаилә турында әйткәндә, сүз ата-аналары алкоголизм белән авырган гаиләләр турында бара. Моны "Кайгырту" социаль үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Евгения Петрушина да үз докладында билгеләп үтте.

Әлеге мәсьәләне хәл итүдә нәтиҗәле чараларның берсе булып безнең республикада "Аеклык ноктасы" проекты барлыкка килү саналды. Хәзерге вакытта әлеге начар гадәтләрен бетерергә теләүче өч питрәчле бу программа буенча дәвалану курсларын үтә. Әлеге программаның барлык чаралары әти-әниләрне ата-ана хокукыннан мәхрүм итүдән саклап калуга юнәлдерелгән.

- Мондый ситуациядә бу гаиләне алып баручы төп кеше - нарколог булырга тиеш. Ул мондый гаиләләргә күбрәк игътибар бирергә тиеш, - дип киңәш бирде Гүзәл Удачина.

Җыелганнар район мәктәпләрендә сыйфатлы белем бирү турында да күп сөйләштеләр. Бүгенге көндә районның 8 белем бирү оешмасы "Уңайлы мохит" федераль программасы кысаларында адаптацияләнгән. 2017-2018 уку елында район мәктәпләрендә 44 инвалид бала һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 73 бала белем ала. Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, мәктәпкә йөрү мөмкинлегенә ия булмаган укучылар өйдә белем алалар. Мондый укыту формасы белән 30 бала файдалана. Бүгенге көндә "гаилә белеме" дигән нәрсә дә бар. Аны экстернат белән чагыштырып була - бала шулай ук мөстәкыйль белем ала һәм аны имтиханнар тапшырып раслый, шуннан соң аңа аттестат бирелә. Ул конкрет мәктәп укучылары исемлегендә санала, ә мәктәп аны китаплар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Шул ук вакытта мәктәп уку процессын түгел, ә белем бирү сыйфатын контрольдә тота. Безнең районда белем бирүнең мондый формасын җиде укучы хуплады.
- Сезгә инклюзив белем бирү системасын үстерергә кирәк. Бергә укыганда, балалар бергә яшәргә өйрәнә, инвалид һәм сәламәт кешеләр арасында чикләр юкка чыга. Әлеге мәсьәләгә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Балаларның һәм аларның әти-әниләренең үз коллективларына инвалид балаларны кабул итәргә әзер булмаулары дөрес түгел. Киресенчә, бу балаларның әхлакый һәм рухи үсешенә ярдәм итә, балалар коллективында дуслык, хөрмәт, үзара аңлашу, кешеләргә толерант мөнәсәбәттә булуны формалаштыра, - дип билгеләп үтте Гүзәл Удачина.

Бу көнне Гүзәл Удачина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина һәм республика прокуроры урынбасары Юлия Наумова Кощак һәм Питрәч коррекция мәктәпләрендә булдылар. Анда алар азык блогын, сыйныф бүлмәләрен, спортзалны, медицина бүлмәсен күрделәр. Менюны, продуктларны саклау шартларын тикшерделәр. Алар шулай ук гражданнар кабул итүне үткәрергә һәм балалар, гаиләләр белән эш алып барган хезмәтләр эше белән танышырга да өлгерделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100