news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында эшмәкәрлекне үстерү турында мөһим сөйләшү булды

Иҗтимагый эшмәкәрләр берләшмәсендә алга таба Питрәч районы брендын булдырырга кирәклеге турында да сүз булды.

 (Питрәч районы, 5 апрель, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Питрәч районында тәмле пироглар һәм өчпочмаклар пешерәләр, чәчәкләр, кошлар үстерәләр, сөт, ит продукциясе җитештерәләр, һәм хәтта оекбашлар да тегәләр. Ә менә җирле халыкның күпме кызыклы идеялары үз сәгатен көтә. Питрәчлеләр үзмәшгульлек проблемасын креатив хәл итә, алар эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп үзләренә дә, районга да файда гына китерә. Әмма монда аларны шактый эшләр көтә, еш кына аларга төрле өлкәләрдә экспертлар ярдәме кирәге чыга. Питрәч авылларында кече һәм урта бизнес үсеш алуын дәвам итсен өчен Питрәчтә эшмәкәрләр форумы үткәрделәр. Анда төрле профиль министрлыклар һәм ведомстволардан вәкилләр чакырылды, дип яза район басмасы.

Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре форумы бүгенге көндә питрәчлеләр кулланучыларга тәкъдим иткән товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе белән танышудан башланды.

– Мин инде утыз ел кошчылык өлкәсендә, 2012 елдан үзем өчен эшлим, кошлар үстерү белән шөгыльләнәм, аларны тереләй дә, продукциягә дә сатам. Бүген күргәзмәгә өйдә әзерләнгән какланган каз алып килдем, – диде Шихаздада яшәүче Зөлфия Шәйхелисламова. – Товарга сорау бар, Казанда сатам, күптәннән үземнең клиент базам бар. Эшне бераз киңәйтергә дә була, планнар да, теләк тә бар. Әмма бу юлда авырлыкларга юлыгырга туры килә. Монда, форумда, үз эшемне үстерү өчен кирәкле, файдалы мәгълүмат алырмын дип өметләнәм.

– Без оек һәм оекбашлар җитештерү белән шөгыльләнәбез, бездә җиде станок бар. Бу бик кызыклы эш. Әмма һәртөрле бизнес кебек үк аның белән шөгыльләнү, бигрәк тә эш башлаганда, җиңел түгел. Бик күп акча кертергә кирәк, табышы да тиз генә булмый. Әлбәттә, монда мөмкин булмаган нәрсә юк, – диде тагын бер эшмәкәр, форум һәм күргәзмәдә катнашучы ТатЦиктан Владимир Примак. – Элек мондый форумнарда катнашканым булмады, ә менә райондагы күргәзмәдә беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел. Монда нәрсә турында сөйләячәкләре кызык.

Җирле эшмәкәрләр белән очрашуга республикадан экспертлар килде, шулай ук кече һәм урта бизнесны яклауга юнәлдерелгән эш алып баручы оешма вәкилләре катнашты.
Аларны район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде.

– Республика тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый мәйданчыкларда очрашу – иң нәтиҗәле эш формаларының берсе, бу проблемаларны тизрәк хәл итәргә, эшне нәтиҗәлерәк оештырырга, ә хакимияткә – бүгенге көндә бизнесның ни хәлдә булуын аңларга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Илһам Кашапов. Шулай ук ул бүгенге көндә районда меңнән артык кече эшмәкәрлек субъектлары теркәлүен, аларның сигез йөзгә якыны – шәхси эшмәкәрләр булуын билгеләп үтте. 2017 ел нәтиҗәләре буенча районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 38 проценттан артык тәшкил итә (бу күрсәткеч республика буенча – 25 процент тирәсе). Әмма районда әлеге сектор үсеше өчен перспектива аз түгел.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтленең иҗтимагый кабул итү җитәкчесе Александра Газиева, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек советы координаторы Айрат Сөнгатуллин, ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башка экспертлар питрәчлеләрнең бизнесларын үстерү өчен нинди ярдәм ала алулары, ташламалы кредитлар алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге яки бәхәсле мәсьәләләрен ничек хәл итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Форум нәтиҗәләре буенча катнашучыларга резолюция тәкъдим иттеләр, анда җирле үзидарә органнарына бизнеска теләктәшлек белдерергә, Питрәч эшмәкәрләре өчен шартлар тудырырга һәм инвесторлар җәлеп итүдә, ә алга таба – авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату өчен ачык сәүдә зонасы булдырырга ярдәм итәргә тәкъдим ителде. Иҗтимагый эшмәкәрләр берләшмәсендә, болардан тыш, алга таба Питрәч районы брендын булдырырга кирәклеге турында да сүз булды.

Бүгенге көндә районда 1068 кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шулардан 772се – шәхси эшмәкәрләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100