Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында беренче тапкыр «Әлбәден хәрби уеннар» фестивале узачак
Беренче көрәшне иртә таңнан Мишә елгасы ярында карарга мөмкин булачак.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», «Алга», Екатерина Зайева). Иртәгә республикада беренче тапкыр «Әлбәден хәрби уеннар» фестивале башлана. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шулай итеп, фестивальдә көрәш ике өлештән торачак. Беренче көрәш иртә таңга (4:00), гитлерчыларның һөҗүм итүе вакытына планлаштырылган. Беренче көрәшне иртә таңнан Мишә елгасы ярында карарга мөмкин булачак. Ә икенче көрәш көндез (12:40) узачак.
Фестиваль территориясендә төн кунуга килгәндә, палаткалар куярга яки машиналарда йокларга киңәш ителә, ләкин реконструкторлар лагере территориясенә керү тыелган.
Фестиваль территориясендә хәрби-кыр боткасы белән дә сыйланырга мөмкин булачак.
Үзегез белән кечкенә балаларны да алырга мөмкин, чөнки фестиваль программасы би ккызыклы, итеп төзелгән. Брестта чын көрәштә катнашу һәм кабатланмас авиашоу карау мөмкинлеге булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз