Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында беренче бала өчен субсидияләр 90 гаиләгә түләнә
Быел районда 51 ана беренче бала өчен илле мең сум, 8 ана өченче бала өчен 100 мең сум күләмендә түләү алган.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», "Алга"). Питрәч районында дәүләт программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 90га якын гаилә парына беренче бала өчен ай саен субсидияләр билгеләнгән, ә 51 әни бер тапкыр түләнә торган түләү алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район җитәкчелеге вәкилләре шундый ике гаиләдә булдылар.
Гөлнур һәм Раил Шәрәфиевлар узган елның декабрендә өйләнешкәннәр. Ә быел сентябрьдә аларның беренче балалары – Сабина туган. Шул вакыттан алар айлык акчалата түләү ала башлаганнар.
2018 ел башыннан республикада авыл җирлегендә яшәүче әниләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән тагын бер яңа программа гамәлгә ашырыла. Мондый әниләр арасында питрәчле Анастасия Александрова да бар, аның гаиләсе беренче бала өчен илле мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләү алды.
Быел районда 51 ана беренче бала өчен илле мең сум, 8 ана өченче бала өчен 100 мең сум күләмендә түләү алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз