Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында бассейн төзелә
Мондый зур булмаган бассейн тренировкалар һәм йөзү өчен билгеләнгән.
(Питрәч, 8 февраль, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шипшова). Питрәч районында республика программасы буенча бассейн төзелә. Күп кенә питрәчлеләр инде күптәннән бассейн турында хыяллана иде, көзен аның нигезен сала башлаулары турындагы яңалык һәркемне сөендерде, дип яза район газетасы.
Яңа бассейнда дүрт ара булачак (егерме бишкә сигез) һәм балалар өчен йөзү урыны булачак (унга алты). Хәзерге вакытта аның төзелеше тулы куәткә алып барыла. Эшләрне июль аена төгәлләргә планлаштыралар. Безнең бассейн хәзерге вакытта төзелүче шундый ук спорт объектлары арасында иң алда бара, ул инде түбә астына кертелгән, республиканың кайбер район үзәкләрендә әле бассейн стеналарын гына күтәрәләр, ә кайдадыр нигезен салалар.
– Эшләр җәй ахырында башланды, хәзер ялларсыз, бәйрәм көннәрендә дә эшлибез. Монолит конструкцияләр урнаштыру буенча эшләр башкарылды, металл корылмаларлар һәм сэндвич панельләр монтажланды, бүлмәара коймалар эшләнде, хәзер инженерлык челтәрләре, ягъни җылылык, канализация, суүткәргеч, вентиляция үткәрү белән шөгыльләнәбез. Монда һәр көнне 25 кеше эш белән мәшгуль. Фасадны пыяла белән тышлау эшләре тәмамланып килә, аннары бизәкләү эшләренә керешәчәкбез, – диде төзелеш оешмасының баш инженеры урынбасары Азат Ганиев.
Мондый зур булмаган бассейн (аның зурлыгы район халкы санын исәпкә алып билгеләнгән), тренировкалар һәм йөзү өчен билгеләнгән, шуңа да проектта трибуналар юк. Проект буенча мондый бассейннар берүк вакытта 40 олы кешене һәм 18 баланы сыйдыра. Әлбәттә инде, анда чишенү-киенү бүлмәләре, санузел, холл һәм медицина хезмәткәре өчен кабинет булачак. Моннан тыш, заманча бассейннарны инвалидлар өчен уңайлы итеп тә төзиләр, анда махсус лифтлар да урнаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз