news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында балалар кошларга оялар куйдылар

Балалар әтиләре һәм укытучылары белән биш йөздән артык сыерчык оясы ясадылар.

(Питрәч районы, 25 апрель, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шипшова).  “Һәр кошчык өйле булырга тиеш” дигән шигар белән Питрәч районында язгы акция үтте. Сыерчыклар һәм тургайлар бик таләпчән кошлар, алар үз хокуклары үтәлүен таләп итә – аларның һәр гаиләсенә аерым оя булырга тиеш. Аталар советы җитәкчелегендә районның барлык мәктәпләреннән малайлар һәм хәтта кызлар аларның үтенечләрен башкаруга алынды, дип яза җирле басма.

Күчмә кошларны каршы алырга районның барлык уналты мәктәбендә дә ныклап әзерләнделәр. Балалар әтиләре һәм укытучылары белән биш йөздән артык сыерчык оясы ясадылар. Кошлар мәктәп парклары һәм рекреацион зоналарда эленгән ояларны үз итте. Хәзерге вакытта яңа гына куллануга тапшырылган ояларның яртысына кошлар оялаган инде. Мәктәп укучылары әлеге процессны зур кызыксыну белән күзәтте. Кошларга оя ясау балаларга да, аларның әти-әниләренә дә куаныч кына. Әлеге чара “Экояз 2018” акциясе кысаларында үтте.

Районның әтиләр советы, үзен хөрмәт иткән һәр ата үз баласы белән бер сыерчык оясы ясарга тиеш, дип исәпли. Сыерчык ояларын иртә язда эшләү каралган, шулай да кошлар өчен ясалма ояларны ел дәвамында ясап эләргә була, димәк әле соң түгел һәм бу эшкә сез дә кушыла аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100