Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында, авыл уртасында ферма ачуга каршылык белдереп, җыелыш үткәрделәр
Авыл халкы ферманы - санитария кагыйдәләрен бозуда, ә фермер Заур Мироламовның эшчеләрен хатын-кызларга начар мөнәсәбәттә гаепли.
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Питрәч районы Көлкәмәр авылы халкы авылда терлек фермасын ябуны таләп итә. Бүген Керәшен Сәрдәсе авылында шушы мәсьәлә буенча җыелыш узды.
Көлкәмәр авылы халкы әйтүенчә, алар фермада санитария таләпләренең үтәлмәвенә һәм хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышына зарланып хат язганнар. Авылдагы 96 кешенең яртысыннан артыгы хатка кул куйган.

Көлкәмәр авылындагы ферма 2016 елга кадәр ташландык хәлдә булган, әмма чыгышы белән Азәрбайҗаннан булган Заур Мироламов узган ел бинаны торгызган. Көлкәмәр халкы эшмәкәрдән зарланмый, әмма вакытлыча яшәү рөхсәте белән эшкә килүчеләр халыкка уңайсызлыклар тудыра. Авыл халкы аларны ферма малларын кеше хуҗалыгына кертүдә, урамнарда тавышланып йөрүдә һәм хатын-кызларга начар мөнәсәбәттә булуда гаепли.
“Роспотребнадзор” таләпләре буенча, ферма авылдан читтә урнашырга һәм табигатькә зыян китерми торган ераклыкта булырга тиеш. Әмма бу фермадан мал тизәге Мишә елгасына ага.
Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров Заур Мироламовны районда калдыру яклы булуын әйтте. Шул сәбәпле ул Көлкәмәр авылы кешеләренә аңа ялланып эшләргә киңәш итте.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча, Заур Мироламов Керәшен Сәрдәсе авылы фермасын торгызачак дигән карар кабул ителде. Ә Көлкәмәрдә урнашкан ферманы шул авыл эшмәкәре Сергей Никитин, санитария нормаларын рәткә китереп, эшне җайга салачак. Сергей Никитин бу авылда 2010 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Авыл кешеләре үзләренең аңа ышанычы зур булуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз