news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында авыл җирлеге башлыгы эшен җиренә җиткереп башкара

Рифгать Баһауов Күн авылында туып-үскән, мәктәпне тәмамлаган.

(Питрәч, 23 апрель, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Авылда яшәүче һәр кеше ут бетсә дә, су бетсә дә яки коммуникацияләр белән проблема килеп туса да кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген яхшы белә. Алар юл, яктырту, чүп-чар, сукбай этләр, шикле кешеләр турында шикаятьләре белән авыл советына, авыл җирлеге башлыгы янына киләләр. Әлбәттә инде халык монда хәлләренә керәчәкләренә, яхшы һәм кирәкле эшне бергәләп башкаруны оештырырга булышачакларына ышана. Күн авыл җирлегендә яшәүчеләр дә искәрмә түгел, алар да авыл советына мөрәҗәгать итә. Ә бүген Россиядә җирле үзидарә көне уңаеннан, әлеге авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов турында сөйләп узарбыз, дип яза район газетасы.

Һәрвакыт үз авылы, аның халкы турында кайгыртып, эшен бөтен күңелен биреп башкаручы Рифгать Баһауовны авылда яшәүчеләр бик яхшы белә. Ул монда, Күн авылында туып-үскән, мәктәпне тәмамлаган. Ачык йөзле, аралашучан бу кеше һәрвакыт туган авылына, аның бай урманнарына һәм иркен кырларына гашыйк. Алданрак ул Күн авылы, тагын ике авыл – Әлбәден һәм Кызыл Яшьләр турында җирлек башлыгы буларак кайгыртырмын дип башына да китермәгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозга шофер булып эшкә урнашкан, аннары барлык яшьтәшләре кебек армиядә хезмәт иткән. Хәрби хезмәттән соң туган авылына әйләнеп кайта, монда төпләнеп кала. Кабаттан шофер булып эшкә урнаша, ә унбер елдан соң хуҗалыкта бригадир була. Дөрес, 2012 елда заправкага эшкә урнаша – тормыш шулай куша. Ни генә эшләнсә дә, барысы да яхшыга була. Рифгать Баһауов 2013 елда авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкара башлый, ул бүгенгә кадәр әлеге вазыйфада. Әлегә, авыл халкы әйтүенчә, ул аларның ышанычын аклый.

– Безнең авыл җирлеге башлыгы бик яхшы кеше, – диде Әлбәденнән Григорий Павлович Мураткин. – Ул сине һәрвакыт тыңларга әзер. Безнең зарланыр урыныбыз да юк. Юлларны чистарталар, бу кышта юллар һәрвакыт чистартылып торды, урамнарда ут янды. Гомумән, ул үз вазыйфасын бишлегә башкара.

Авыл җирлеге тормышы турында безнең газета битләреннән дә укып белергә була. Күнгә, Әлбәденгә яки Кызыл Яшьләргә барып килү өчен яхшы сәбәпләр бик күп: анда авыл халкы үз көче белән зиратны коймалап алды, үзара салым программасыннан да хуплыйлар - урамнарны яктырту турында кайгырталар, яңа су башнясы урнаштырдылар, юлларны рәтлиләр. Менә быел да монда үзара салым кертемнәрен 95 процент җыйганнар. Үзара салым акчаларын юлларны рәтләргә һәм урамнарны яктыртуга тотачаклар. Әлбәттә, бу бик мәшәкатьле эш. Аны тормышка ашыру барлык эшнең иң аз өлеше генә. Бигрәк тә бүгенге шартларда, хәзер бит эшкә керешкәнче бик күп инстанцияләр аша үтәргә, кәгазьләр тутырырга, тикшерүләр үтәргә, проект, планнар төзергә кирәк. Моннан тыш, кеше турында кайгыртырга кирәк, шул чакта гына ул сиңа йөзе белән борылачак. Җирлектә мең кешенең күбесе пенсионерлар. Картларның көченнән килмәгән күп нәрсәне яшьләр төзәтеп җибәргән булыр иде. Мәсәлән, ут сүнсә. Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Хәтта, шундый вак-төяк мәсьәләләргә Күн авыл җирлеге башлыгы зур игътибар бирә. Ул төнлә кайдадыр кран ватылуын яки янгын чыгуын хәбәр итеп чылтыратуларына күнеккән инде. Шунда ук барысын да ачыклый, чылтырата, бара.

Рифгать Галимҗан улын хатыны Дилия һәрьяклап хуплый, аңа ярдәм итә. Ул да Күн авылы кешесе. Алар бергә күпме сукмаклар, юллар үткән. Хуш исле нарат урманнарында гөмбә, җиләкләр җыйганнар. Кышын чаңгыда йөргәннәр. Яки тын гына агучы Мишә елгасы буйларында. Алар бергәләп уллары Рөстәм һәм Рамилне тәрбияләп үстергән. Икесе дә әтиләре кебек, тырыш, эш сөючәннәр. Рөстәм юридик факультетны тәмамлаган, Мәскәүдә Президент полкында хезмәт иткән, хәзер судья ярдәмчесе булып эшли. Рамил Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумының икенче курсында укый. Бәлки алар кайчан да булса әтиләре юлыннан китәрләр һәм туган авылларында яшәүчеләр турында кайгыртырлар. Аларның бит үрнәк алырлык кешеләре бар. Рифгать Баһауов гаиләсе, авыл халкы өчен үрнәк кеше, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100