news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау график буенча бара

Ремонт таләп ителгән унҗиде чәчү комплексының әлегә икесе генә ремонтланган.

(Питрәч районы, 1 февраль,  “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Авылда кыш – механизаторларның барлык авыл хуҗалыгы агрегатларын тәртипкә китерү чоры. Бу чорда Питрәч районының барлык хуҗалыкларында да диярлек тракторлар, тырмалар, туфрак эшкәртү, чәчү машиналарын һәм башка техникаларны ремонтлау белән шөгыльләнәләр, дип яза район газетасы.

Районның башка хуҗалыкларындагы кебек “Рацин Шәле” ҖЧҖ ремонт остаханәсендә да авыл хуҗалыгы эшләре өчен булган техниканы әзерләү бара: нәрсәләрнедер ремонтларга, үзгәртеп эшләргә, яхшыртырга өлгергәннәр инде.

– Хәзерге вакытта безнең хуҗалыкта туфрак эшкәртү техникасын торгызу буенча эшләр тулысынча төгәлләнде. Без терлекчелек белән дә шөгыльләнәбез, тракторлар безнең ел әйләнәсе эштә. Хәзер соңгы чәчкечне ремонтларга керештек, – диде “Рацин Шәле” ҖЧҖ баш агрономы Фәнис Ибәтов.

Кышкы суыклар механизаторлар эшен тоткарламады, җылы бинада эш кайный, мастерскойны утын белән җылыталар, барлык эшләр комплексы механизаторлар тарафыннан башкарыла.

Ххуҗалык механизаторлары Мансур Морозов, Мансур Сәлахов, Госман Мөхетдинов һәм Нияз Сәлахиев чәчкеч ремонтлау белән мәшгуль. Бу бригадада тәҗрибәле механизаторлар тупланган, алар авыл хуҗалыгы техникасын яхшы белә. Үз эшенең чын осталары яшь буын белән дә тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Госман Мөхетдиновның кулыннан килмәгән эше юк, ул Т40 тракторында катоклауда эшли.

– Техниканы кыр эшләренә намус белән әзерлибез, шул чакта гына язын мәшәкатьләр килеп чыкмаячак, проблемалар булмаячак. Ул чакта бит һәр көн, һәр сәгать кадерле, – диде тәҗрибәле механизатор. – Ул 1975 елдан бирле авыл хуҗалыгында эшли.

Ә менә Нияз Сәлахиев бу эштә әле өченче елын гына, ул Ленино-Кокушкинода П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте филиалын тәмамлаган, практиканы туган авылында хуҗалыкта үткән, ә хәзер ул гаражда алыштыргысыз хезмәткәр.

– Эшнең җиңеле булмый, һәм эшнең үз катлаулылыгы бар, – диде ул.

– Бездә барлык эшләр план буенча алып барыла. Узган ел уңышны бары тик 23 декабрьдә генә тәмамлауны исәпкә алсаң, әле без графиктан алда да барабыз. Ышануы авыр, әле без декабрьдә генә көнбагыш җыю белән шөгыльләнә идек.

Ноябрьнең җылы килүе моны вакытында эшләргә ирек бирмәде, кырга җир туңдыргач кына керә алдык. Эштән канәгать, кайбер урыннарда көнбагыш шулай кырда калды бит, – диде “Рацин Шәле” баш агрономы Фәнис Ибәтов.

Тулаем район буенча авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау график буенча бара.

Бүгенге көндә ремонтланырга тиешле барлык тракторларның яртысы эшкә әзер. Алар бездә 258 берәмлек, шуларның 221енә ремонт кирәк иде. Барлык культиваторларның 82 проценты, катнаш агрегатларның 64 проценты әзерлек сафына куелды. Тешле тырмаларның 88 проценттан артыгы һәм дисклы тырмаларның яртысыннан күбрәге эшкә әзер. Ә менә ремонт таләп ителгән унҗиде чәчү комплексының әлегә икесе генә ремонтланган.

Шулай да механизаторлар сынатмаска вәгъдә итә, язын кырга районның барлык техникасы тулы куәт белән эшкә чыгачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100