news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында альп кәҗәләре сөтен җитештерәләр

Альп кәҗәләре сөтенең составы бик үзенчәлекле, ә тәме буенча аны сыер сөтеннән аермыйсың, ди фермер.

Питрәч районында альп кәҗәләре сөтен җитештерәләр
agro.tatarstan.ru

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районының Тогашево авылыннан Ульяновлар гаиләсе 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөт терлекчелегенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен ала. Алар альп кәҗәләре сөтен җитештерәләр. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Михаил терлекчелек эшчәнлеге белән бер ел гына шөгыльләнми инде. Һөнәре буенча ул — ветеринария табибы. Хуҗалыкта айршир токымыннан ике сыер, альп кәҗәләре һәм британ кәҗәләре бар. Яшь кәҗәләр һәм сыерлар рационына хуш исле үләннәр өстиләр. Фермада эшләү өчен үз техникалары бар. Ашлык сатып алалар, ә печәнне үзләре әзрлиләр. Терлекләр карауда аңа әти-әнисе, хатыны һәм абыйсының улы булышалар.

Айршир токымы безнең шартларда үрчетү өчен аеруча уңайлы сыерлардан санала, алар карлы һәм салкын кыш шартларына тиз җайлашалар, үрчүгә дә нык сәләтле. Бозаулары сәламәт һәм нык булып туа. Өченче мәртәбә бозаулаганнан соң 33 литрлап сөт бирәләр, сөтенең майлылыгы 5,4 процентка җитә. Фермер сыер сөтеннән май, эремчек, каймак һәм йогурт ясый.

«Бездә альп һәм британ токымнарыннан булган сөт кәҗәләре бар. Альп кәҗәләре сөтенең составы бик үзенчәлекле, ә тәме буенча аны сыер сөтеннән аермыйсың. Британ токымының йоны оренбур мамыгыннан да артыграк күперә. Аларның йоныннан без шәлләр һәм бияләйләр бәйлибез. Бәйләгән әйберләрне сату белән шөгыльләнмибез әле. Гадәттә ул әйберләр туганнар һәм дуслар арасында бүлешеп бетә, — дип сөйли Михаил Ульянов.

Фермер, бу уникаль хайваннарның санын арттырып, файдалы сөтне күбрәк җитештерү турында уйлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100