news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында 4 кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган

Юл һәлакәтендә гаеплегә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Питрәч районында 4 кеше гомерен өзгән һәм 4 кеше зыян күргән юл һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Питрәч районында Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре “Юлда йөрү һәм транспорт чарасын файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Юл һәлакәтендә гаеплегә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Исегезгә төшерәбез: кичә көндез «Хендэ» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе зур тизлек белән каршы як полосага чыккан һәм 36 яшьлек ир-ат йөрткән 14нче модельле “Лада” автомобиленә бәрелгән. “Лада” йөртүчесе һәм аның өч пассажиры урында ук үлгән, 4 кеше хастаханәгә озатылган. Зыян күрүчеләр авыр хәлдә, аларның берсе - 5 яшьлек бала, икенчесе – авырлы хатын-кыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot