news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында 4 кешенең гомере өзелгән юл һәлакәте урыныннан видео барлыкка килде

Юл-транспорт һәлакәте кичә Казан-Шәмәрдән машина юлының 63нче чакрымында Чуча авылы тирәсендә булган.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар-информ агентлыгында кичә Казан-Шәмәрдән машина юлының 63нче чакрымында Чуча авылы тирәсендә булган юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео барлыкка килде.

Видеода һәлакәтнең беренче минутларында шаһитларның кешеләрне коткарырга тырышулары төшерелгән.

Элегрәк “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, кичә көндез «Хендэ» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе зур тизлек белән каршы як полосага чыккан һәм 36 яшьлек ир-ат йөрткән 14нче модельле “Лада” автомобиленә бәрелгән. “Лада” йөртүчесе һәм аның өч пассажиры урында ук үлгән, 4 кеше хастаханәгә озатылган. Зыян күрүчеләр авыр хәлдә, аларның берсе - 5 яшьлек бала, икенчесе – авырлы хатын-кыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100