news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында 3 мең кешегә исәпләнгән яңа торак комплексы төзеләчәк

Хәзерге вакытта булачак төзелешнең эскиз проектын эшләүгә конкурс игълан ителде.

(Питрәч, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Алга»). Питрәч районында 21 гектар мәйданда 3 мең кешегә исәпләнгән яңа торак комплексы төзергә планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында бар.

Булачак төзелеш өчен участок «Таткоммунпромкомплект» АҖ карамагында. Контракт бәясе 1,7 миллион сумга бәяләнә. Заказ бирүче — Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «УКС» АҖ.

Хәзерге вакытта булачак төзелешнең эскиз проектын эшләүгә конкурс игълан ителде.


news_right_1
news_right_2
news_bot