Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында 28 мең гектарда сабан культуралары чәчелгән
Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча, районның алдынгы хуҗалыклары да билгеле булды.

(Питрәч, 23 май, "Татар-информ", "Алга", Елена Зарипова). Бу көннәрдә район аграрийлары алны-ялны белмичә тырышып эшли. Питрәч районында 28 мең гектарда сабан культуралары чәчелгән. Хуҗалыкларның алдынгы механизаторлары һәрберсе 400 гектарда эш башкарган, дип яза җирле басма.
Районда пландагы 39088 гектар чәчүлек мәйданнарның 27277 гектарында чәчү эшләре башкарылган. Бу сан сәгать саен арта гына бара. Район механизаторлары көнгә 1600 гектарга якын мәйданда чәчү чәчә. Пландагы 22342 гектарның 18085 гектарын сабан бөртеклеләре алып тора.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Питрәч хуҗалыкларында 2018 елгы язгы кыр эшләренең иң яхшы механизаторы булып өч тракторчы санала:
“Рацин-Шәле” ҖЧҖ механизаторы Илфат Мөхәммәтҗанов МТЗ-1221 тракторында 396 шартлы эталон гектарда эш башкарган (дым каплату – 1860 гектар);
“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ механизаторы Илфат Әхмәтов МТЗ–1221 тракторында 395 шартлы эталон гектарда эш башкарган (дым каплату – 1148 гектар, чәчү – 107 гектар);
"Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ механизаторы Ранис Гыйззәтуллин МТЗ-1221 тракторында 394 шартлы эталон гектарда эш башкарган (дым каплату - 894 га, чәчү - 107 га).
Бу сезонда чәчү комплексларында эшләгән районның иң яхшы механизаторлары:
"Рацин-Шәле" ҖЧҖ механизаторы Рәйдәш Гыйләҗев 666 шартлы эталон гектарда эш башкарган (җир эшкәртү - 468 га, чәчү - 578 га);
"Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ механизаторы Ренат Шәрәфетдинов 451 шартлы эталон гектарда эш башкарган (чәчү - 1332 га);
"Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ механизаторы Рушан Гайфуллин 420 шартлы эталон гектарда эш башкарган (чәчү - 923 га).
Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча, районның алдынгы хуҗалыклары да билгеле булды:
"Кощак" авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖдә (җитәкчесе Булат Идиятов) факт буенча 1455 гектарның 1605 гектарында чәчелгән;
Золина Е.Н. КФХда (җитәкчесе Александр Золин) фараз буенча 2060 гектарның 1860 гектарында чәчелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз