Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч районында 2000 елда нигез салынган төп мәчетне төзү дәвам итә
Халык акчасына төзелә торган ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку заллары, тәһарәтханәләр, уку бүлмәләре һ.б. була.
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Питрәчтә районның төп мәчетен төзү дәвам итә. Мәчеткә нигез 2000 елда ук салына. Әмма шуннан соң төзелеш туктап кала һәм бары тик 2019 ел башында гына яңа көч белән кабаттан башлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Биредә фундамент торышын бәяләүгә юнәлтелгән экспертиза уздырыла. Нәтиҗәдә цоколь катын үз вакытында төзекләндерергә мөмкинлек биргән техник карар чыгарыла. Хәзерге вакытта проект буенча монолит тимер-бетон корылмасын урнаштыру эшләре башкарыла.
Күпән түгел мәчет төзелә торган урында район Башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашында өмә уздырылды. Алар территорияне төзелеш калдыкларыннан чистартырга ярдәм итте.
Проект буенча мәчет ике катлы булачак. Бинаның гомуми мәйданы 1344,8 кв.м.ны тәшкил итәчәк. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку заллары, тәһарәтханәләр, уку бүлмәләре һ.б.лар каралган.
Мәчет халык акчасына төзелә. Питрәч районы мөхтәсибәте мөмкинлеге булган һәркемне бу изге эштә катнашырга чакырга. Ярдәмне акчалата да, төзелеш эшләрендә катнашып та күрсәтергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз