Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районына республиканың төрле районнарыннан да элиталы сыерлар сорап киләләр
Питрәч районындагы “Муллагалиев” күмәк-фермер хуҗалыгына Венгриядән 33 баш голштин–фриз токымлы сыерлар алып кайттылар.
(Питрәч районы, 28 июнь, “Татар-информ”, “Алга”, Гөлшат Куделькина). Соңгы елларда район хуҗалыкларында нәсел эшенә зур игътибар бирә башладылар. Хәзер Питрәч районына республиканың төрле районнарыннан да элиталы сыерлар сорап киләләр.Агымдагы елның гыйнвар аенда Питрәч районындагы “Муллагалиев” күмәк-фермер хуҗалыгына Венгриядән 33 баш голштин–фриз токымлы сыерлар алып кайттылар. Бүген шуларның 24се бозаулады инде. Элиталы сыерларның бозауларын салкын ысул белән асрыйлар. Бу аларның авыртмавы һәм сәламәт булып үсүе өчен шулай эшләнә. Әлеге токым сыерлары – тәүлеклек савымнар буенча да чемпион. Фермерлык хуҗалыгы сыер савучылары да бер сыердан тәүлегенә уртача 27шәр килограмм сөт савып ала. Барлыгы яшь терлек белән бергә 130 баш. Шулардан 45е – савым сыерлары (узган ел алар 30 баш булган). Аларны ике сыер савучы карый. Аларга белгеч Анатолий Казаков ярдәм итә, дип яза район газетасы.
“Макс-Ойл” авыл хуҗалыгы оешмасында да савым буенча күрсәткечләр югары. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле Павел Егоров сүзләренә караганда, нәсел көтүе алу җиңел эш түгел. Хуҗалыкта бу эш белән инде берничә ел шөгыльләнәләр. Шулай ук Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм дәүләт нәсел берләшмәсе белән хезмәттәшлек итәләр. Һәм бүген әлеге оешма республиканың “Племрепродуктор” рәсми статусын йөртә.
“Макс Ойл” ҖЧҖнең баш зоотехнигы Жакып Жараев 2010 елда үзләренең ничек итеп аякка басканнарын исенә төшерә. Холмогор токымлы 100 баш тана сатып алганнар. Ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә башлаганнар. Аларны материал белән Казанда тәэмин иткәннәр. Токымны яхшырту өчен Голштин токымлы сыерлар алганнар.
– Безнең сыерлар – Татарстан тибындагы Холмогор һәм Голштин токымлы. Алар барысы да сөт юнәлеше буенча. Без аларны ел саен яхшыртып тордык, инде бишенче буын китте. Бездәге тана сыерлар 25 литрдан да ким сөт бирмиләр, ә сыерлардан без 35 литр алабыз. 40ар литр бирә торганнары да бар. Узган ел белән чагыштырганда быел 400 литрга артыграк сөт алабыз. Бүгенге көндә бездә барлыгы 450 баш терлек бар. Аларның 135е сыер, 50се тана, йөздән артык баш – кимчелекләре булган яшь терлекләр, калганнары – сөт бозаулары һәм үгезләр... Аларны дүрт сыер савучы, көтүчеләр һәм шулай ук белгечләр карый – барлыгы 12 кеше.
Әлбәттә, бүгенге көндә югары күрсәткечләр терлекләрнең җәйге көтүлекләргә күчүеннән дә тора. Шул ук вакытта “Макс-Ойл” хуҗалыгының җәйге лагере сөт үткәргечләр белән җиһазландырылган, бу сыер савучылар өчен бик җайлы. Фәния Минһаҗева унынчы сыйныфтан соң ук фермага эшләргә килгән. Шулай гомере буе сыерлар белән эшли. Тәҗрибәсе зур. Шуңа күрә аңа чагыштырырлык нәрсәләр бар. Эшләргә авыр түгел ди, элекке вакытлардагы кебек чиләкләр күтәреп йөрергә кирәк түгел, сөт үткәргеч аша уза һәм махсус урында җыелып бара. Бар да автоматлаштырылган. Терлекләрне ашату балансланган. Сыер савучылар лагерьга иртә, бишенче яртыда киләләр. Савымнан соң өйләренә кайталар һәм кабат бозауларны ашатырга киләләр. Ә кичен кабат савымга. Шулай кичке сәгать тугызга кадәр. Алар әйтүенчә, монда эшләве аларга авыр түгел, сыерларын яраталар. “Макс Ойл” ҖЧҖдә ел саен бер ферма төзиләр. Быел да яңа бина төзергә планлаштыралар.
Уртак эш нәтиҗәсендә, җирле сыерлар сорау зур – аларны сорап республиканың күп кенә районнарыннан – Алабугадан, Чирмешәннән, Лаештан, Мөслимнән һәм башка районнардан киләләр. Барысы да канәгать, без “Племрепрдуктор” исемен тулысынча аклыйбыз. Бу фактны Павел Егоров та раслады. Аның сүзләре буенча, бу уникаль хуҗалык. Беренчедән, бу республикага чиста токымлы сыерлар кертә торган нәселле хуҗалык, кайбер районнар аларны инде икенче тапкыр сатып ала. Ә икенчедән, алда әйтеп кителгәнчә, җирле җәйге лагерьда бар да уйланып, технология буенча эшләнгән. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә сөендерә. Районда барлыгы 20 җәйге лагерь бар. Аларның унберендә көтү оештырылган, башка хуҗалыклар терлекләрне бәйдә асрыйлар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз