news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районыда Барсил исемле яңа бистә төзеләчәк

2020 елда анда 1,8 мең кеше яшәр дип исәпләнә.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Питрәч районында Барсил исемле яңа бистә төзеләчәк. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының 21 нче утырышында карар кабул ителде.

“Барсил” коттеджлар бистәсендә 350 урынга мәктәп, 165 урынга балалар бакчасы, китапханә, мәдәни-күңел ачу үзәге һ.б. объектлар төзеләчәк.

Бистәне булдыру мәсьәләсен Кощак авыл җирлеге халкы белән уртага салып сөйләшкәннәр. Питрәч район башлыгы Эдуард Дияров сүзләренчә, бу фикерне барысы да хуплаган.

Яңа бистәнең мәйданы 95 гектарны билиячәк. Торак мәйданы 90 мең квадраттан артык булыр дип көтелә.

2020 елда бистәдә 1,8 мең, 20135 елда исә 2,1 мең кеше яшәр дип фаразлана.

Объектны тулы куәтенә файдалануга тапшыру ике этапта тормышка ашырылачак: беренчесе, 1800 кешегә исәпләнгәне - 2020 елга; 2100 кешегә исәпләнгәне - 2035 елга.

Сүз уңаеннан, Барсил татар телендә дә, рус телендә дә бер үк яңгырашта булачак. Интернеттагы мәкълүматлар буенча, барсил, берсил яки басыллар - урта гасыр кабиләләре, болгар кабиләләренә караганнар һәм алар Барсилия дип аталган дәүләттә яшәгәннәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot