Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы юл хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылый
Төзелеш сезоны ахырында, октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
(Питрәч, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Төзелеш сезоны ахырында, октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Алар ял һәм бәйрәм көннәрендә дә ару-талуны белмичә эшли. Шуңа да алар бәйрәмнәрен яхшы җитештерү күрсәткечләре белән каршылый, дип яза җирле басма.
Район халкы юлларның шактый яхшыруын сизми калмагандыр. Әлбәттә, һәр җирдә дә юллар шома һәм көзге кебек ялтырамый, әмма шулай да бу юнәлештә эшләр алып барыла. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре көне алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов белән районыбыздагы юллар торышы турында сөйләштек. Әлеге сөйләшүдән аңлашылганча, юл хуҗалыгында эшләүчеләрнең төп девизы “Безгә һәртөрле юл кадерле”. Безнең район территориясендә ремонт эшләре авыл тыкрыкларында да, федераль трассада да алып барыла.
– Район юлларын төзекләндерү һәм ремонтлау берничә программа буенча төрле дәрәҗә бюджетлардан бүлеп бирелә. Муниципаль юл фондын ремонтлау программасы буенча яңа төзелгән объект һәм капиталь ремонттан соңгы объект территорияләрен төзекләндерү, аларга керү юлларын салу алып барыла. Мисал өчен, хәзерге вакытта район үзәгендә “Айгөл” балалар бакчасы территориясен әлеге программа буенча төзекләндерәбез, Кощакта паркта эшлибез. Күптән түгел Мишанин урамында юлларны тәртипкә китердек, Наратлыкта стадионнан ипподромга кадәр яңа юл салдык, дамбага вак таш җәелде. Колай авыл советы, Белкино мәктәбенә капремонттан соң территорияләрен, Шәле авылындагы спорт мәйданчыгын, “Акчарлак” лагере территорияләрен төзекләндердек.
Бу программа ярдәмендә, шушы көннәрдә Гагарин урамында да техника һәм эшчеләр юл салу эше белән мәшгуль булды. Монда көтеп алынган җәяүлеләр өчен юл җәя башладылар. Тротуарны Гаврилов урамында да төзиячәкләр. Моннан тыш, биредә, автостанциядән алып район хәрби комиссариатына кадәр булган урамга да яктырткычлар урнаштырылачак, юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштырачаклар.
Районда юл катламын ремонтлау буенча тагын бер республика программасы эшли.
Аның средстволары ярдәмендә, Яр буе, Кирюшин, Бакча урамнарындагы асфальтны алыштырдылар.
Ә Званкадагы ике һәм Көек авылындагы өч урамны күчеш тибындагы юллар салу программасы буенча ремонтладылар. Хәзер аның буенча Дүрт Өйле авылына килү юлын да төзиләр.
Юлларны ремонтлау темасы һәркем – халык, хакимият органнары һәм ведомство структуралары өчен актуаль. Һәм кешеләр, “Халык контроле“нә юллар торышына кагылышлы сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр икән. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, хакимият органнары өстәмә средстволар бүлеп бирә. Бу акчаларга инде Тукай, Көнбатыш, Төньяк һәм Каенлы урамнарында ремонт эшләре үткәрелде яисә инде хәзерге вакытта бара. Моннан тыш, Күн авылындагы Совет, Ленино-Кокушкинодагы Камалиев һәм Шәле авылында бер ярым километрлы урамны ремонтлаячаклар. Әгәр быел тәртипкә китереп бетерергә өлгермәсәләр, киләсе елга, һичшиксез, төгәлләячәкләр.
Төзелеш һәм юлларны ремонтлаудан тыш, аларны карап, тәртиптә тоту да төзүчеләр өстендә. Ә тиздән җитәчәк кыш аларның эшендә иң авыр чор. Юлны вакытында чистарту һәм бозлавыкка каршы ком сибү – безнең гомерне һәм сәламәтлекне саклый торган юл төзүчеләрнең көндәлек эшләре. Аларның кайчагында ял, бәйрәм көннәрендә дә, көндез дә, төнлә дә үтәргә кирәк булган эшләре һәрвакыт бар. Чөнки кар һәм яңгыр, билгеле булганча, теләсә кайсы вакытта явырга мөмкин.
Шуңа күрә безнең район урамнарында хезмәт иткән һәркемгә яхшы һава торышы телибез, һәм аларның тормыш юллары тигез, имин булсын, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз