news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы укучылары чыгарылыш кичәсенә җыелган

Районның 17 чыгарылыш укучысы мәктәпне медальләр белән тәмамлады.

Питрәч районы укучылары чыгарылыш кичәсенә җыелган
pestrecy-rt.ru/

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ", "Алга"). Быел Питрәч районы мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәсе үзенчәлекле булды. Алар барысы да Питрәч наратлыгында җыелдылар. Мәктәпне тәмамлауга багышланган бөтенрайон чарасы тантаналы рәвештә нәкъ менә биредә узды. Бу  турыда җирле басма хәбәр итә.

Кызлар матур күлмәкләрдән әллә каян балкып күренеп торалар, егетләр – җитди костюмнардан иде. Чыгарылыш укучыларының барысы да аттестат тапшыруларын түземсезләнеп, дулкынланып көтә. Беренче булып сәхнәгә отличникларны чакырдылар. Районның 17 чыгарылыш укучысы мәктәпне медальләр белән тәмамлады.

"Район мәктәпләрен быел 81 укучы тәмамлады, шуларның 49ы имтиханнарны югары баллга тапшырды", - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.

Район активистларын чыгарылыш кичәсендә шулай ук дипломнар һәм Мактау грамоталары белән дә бүләкләделәр. Игезәкләр Аделина һәм Регина Зариповалар берьюлы берничә бүләккә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100