news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Питрәч районы Тау Иле авылыннан Казанга килгән “ВАЗ-2107” машинасы түбән төшеп капланган
Аннан соң шунда ук тагын 3 машина бәрелешкән
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген сәгать иртәнге 7 тулганда республиканың Питрәч районы Тау Иле авылыннан Казанга килгән “ВАЗ-2107” машинасы шушы районның Яңа Шигали авылы турысында юлдан түбән төшеп 4 тапкыр әйләнеп капланган. “Җиделе” артыннан барган җиңел машинаны йөртүче шушы хәлне күреп, автомобилен кискен туктаткан, ләкин аннан арттарак барган машина рулендагылар моны абайламый калганнар һәм бер-бер артлы 3 машина “домино” принцибы буенча бәрелеп, алдагысын юлдан аска төртеп төшергән.
Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә “җиделе” белән идарә иткән 1991 елгы егет һәм аның 3 пассажиры (алар барысы да очраклы юлчылар) зыян күргән: тәннәре төрле дәрәҗәдә имгәнеп-җәрәхәтләнеп, шул исәптән баш мие һәм баш капкачы зарарланып, рульдагысы һәм аның пассажиры булган 1991 елгы кыз Питрәчнең район үзәк хастаханәсенә озатылган, пассажир егет җиңелчә яраланган. Шул хакта хәбәр иткән 3 нче пассажир кыз сүзләренчә, һәлакәттән соң килгән “ашыгыч ярдәм” табиблары ярдәменнән баш тартса да, соңыннан үзенең баш һәм койрык сөякләре авыртуын тойганга, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә ниятли.
“Җиделе”нең түбән тәгәрәвенең сәбәбе рульдагы егетнең йоклап китүеннән килеп чыккан дип фаразлана. Машина исә бик нык яньчелеп беткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot