news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Тау Иле авылында терлек азыгы зур күләмдә әзерләнә

Илнар Заһидуллин көнгә 35-40 гектар үлән чаба, ә азык әзерләү башыннан 400 гектарда эш башкарган.

Питрәч районы Тау Иле авылында терлек азыгы зур күләмдә әзерләнә
pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 29 июнь, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районында иң зур терлекчелек фермасы Татар Тау Илендә урнашкан, димәк, биредә терлек азыгы әзерләү дә зур күләмдә бара. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

- Без планлаштырылганның яртысыннан артыграк азык әзерләдек инде, - ди хуҗалыкның азык буенча агрономы Айрат Миңнуллин, - пландагы 1500 тоннадан – 806 тонна печән, 7100 тонна сенаж (план буенча 14000 тонна) әзер. Безнең хуҗалыкта куелган бурычларны үтәү өчен барысы да бар – заманча техника, яхшы уңышлы кырлар, болыннар һәм, иң мөһиме, үз эшләрен яхшы белә, яратып башекара торган кешеләр. Басуларда, азык складларында тәҗрибәле осталар белән беррәттән, яшь механизаторлар да эшли.

Азык складларында бер генә минутка да эш туктап тормый. Биредә сенаж базында Владимир Петров, Владимир Егоров, Марат Гайнуллин һәм Павел Андриянов эшли.

- Чыннан да, йөк төялгән машиналар һәм техника, тракторлар бик еш киләләр, - ди хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларының берсе К-700 бульдозерында эшләүче Владимир Егоров.

Илнар Заһидуллин печән чабуда мәшгуль, ул көнгә 35-40 гектар үлән чаба, ә азык әзерләү башыннан 400 гектарда эш башкарган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100