news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Татар Тау Иле авылында Урам бәйрәмен зурлап үткәрделәр

Дөнья мәшәкате белән туганлык та, кунакка йөрүшеләр дә онытылып барган бу заманда, аралашып тору, милли йолаларны яшәтү кирәк, диде кунаклар.

(Питрәч, 13 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Василова). Бүген Питрәч районы Татар Тау Иле авылы халкы бу атнада гына ачылган чишмә буена Урам бәйрәменә җыелды. Бәйрәмгә килүчеләр бу болгавыр заманда аралашып-күрешеп, дуслык-туганлык җепләрен ныгытырга, милли гореф-гадәтләр белән яшьләрне дә таныштырырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Урам бәйрәмен "Татар-информ" хәбәрчесе дә күзәтте. 

Яңа ачылган чишмә янында бәйрәм рухы ерактан ук каршылады. Олысы-кечесе чишмә янына агылды, ул арада шәһәрдән кайтучылар да машиналарын шул якка  борды. Бәйрәмне оештыруда Чапаев урамында яшәүче Рузалина һәм Рәсимә Зыятдиновалар, мәдәният хезмәткәрләре башлап йөрде.

Очрашуда иң беренче Рәсимә Зыятдинова сүз алды. Хәзер җыелып бәйрәм ясарлык матур урын булуын, авылдашлар белән күрешү җаена һәркем шатлануын әйтте. Уеннарда катнашырга, җырлап-биеп күңел ачарга, сый-нигъмәттән авыз итәргә чакырды.

Ул арада күмер самавырын кайнатырга куйдылар. Равил Зыятдинов шашлык әзерли башлады. Бәйрәмгә татар халык киемнәре киеп килгән мәдәният хезмәткәре Минзифа Кәширова, китапханә хезмәткәре Мәрзия Вәлиева, гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан Сәлимә Хәсәнова, "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Рәсимә Гобәйдуллина биеделәр һәм җырладылар. Кунаклар чүлмәк вату, сулы чиләк белән йөгерү, капчык киеп йөгерү уеннарында катнаштылар. Өлкәннәр һәм балалар бергәләп әйлән-бәйлән әйләнде, яраткан җырларын җырлады.

Ул арада самавыр кайнап чыкты, шашлык пеште. Ә табындагы нигъмәтләрне күмәкләшеп әзерләгәннәр: төрле бәлеш, коймаклар, яшелчә, җиләк-җимешен. Халкыбызның матур гадәте буенча, кунаклар да зурлап күчтәнәчләр белән килгәннәр: чәкчәген, бавырсагын, кавын-карбызын, тәмледән тәмле пирогларын алып килгәннәр иде. Беренче итеп өстәл тирәли өлкәннәрне утыртылар.

Хәзерге вакытта дөнья мәшәкате белән туганлык та, кунакка йөрүшеләр дә онытылып барганда, бергә очрашып, аралашып яшәү, яшьләргә гореф-гадәтләрне тапшырып калдыру кирәклеген әйтеп, бәйрәмне тәмамладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100