Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Татар Тау Иле авылында чишмә ачылды
Суга килүчеләр өчен авыл тарихы һәм чишмә турында файдалы мәгълүмат та урнаштырылган.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Василова). Питрәч районы Татар Тау Иле авылында яңа чишмә ачтылар. Чишмә ачу тантанасы Коръән укудан башланды. Аннары кызыл тасманы кистеләр.
Ташландык хәлдәге чишмәне яңарту эшен “Таттелеком” компаниясе башкарып чыкты. Чишмәнең тирә-ягы төзекләндерелде һәм чистартылды, чыганакка төшү өчен уңайлы баскыч урнаштырылды.
Суга килүчеләр өчен авыл тарихы һәм чишмә турында файдалы мәгълүмат та урнаштырылган.

Чишмә ачылышы тантанасы район үзешчәннәре концерты белән дәвам итте. Авыл халкы һәм кунаклар самавырда кайнаган чәй һәм татлы ризыклар белән сыйланды.
Чишмә ачу тантанасында “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рамил Гарифуллин, Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов һәм районның башка вәкилләре катнашты.

Авылда яшәүчеләр “Тау Иле чишмәсе” ачылуга куанып бетә алмый. Көянтә-чиләк белән су алырга килүчеләр “чишмә музей кебек булды, үзенә тартып тора, суы да йомшак, чәйнеккә юшкын утырмый”, дип белдерделәр.
Авылның 7 гасырлык тарихы бар. Биредә 500 кеше гомер итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз