news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы советы депутатлары бюджетка үзгәреш керттеләр

Утырыш ахырында иң лаеклыларга бүләкләр тапшырдылар.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәч районы хакимиятенең зур залында район Советы депутатларының чираттагы утырышы үтте, дип яза җирле басма.

Утырыш программасы киң кырлы булды, депутатлар кайбер мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты һәм утырыш күңелле чара белән тәмамланды – иң лаеклыларга бүләкләр тапшырдылар һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр, ә Белкино авыл җирлеге башлыгы Геннадий Мошковны туган көне белән котладылар.

Сессиянең төп мәсьәләсе агымдагы елның беренче яртыеллыгына район бюджеты үтәлеше буенча фикер алышу булды. Район бюджеты социаль өлкәгә яраклашкан, төп өлешенең 59,7 проценты – бу мәгариф бүлеге чыгымнары, 14,1 процент мәдәнияткә туры килә, ә 8,7 процент яшьләргә, спорт һәм туризмга тотыла.

Район финанс-бюджет палатасы башлыгы Геннадий Товкалев депутатлар белән район советының бюджеты турында агымдагы елга һәм 2019-2020 еллар чорына план карарына үзгәрешләр кертте.

Коррупция белән көрәш дәвам итә. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәшү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова билгеләп үткәнчә, шуңа бәйле рәвештә, инде гамәлдә булган законнарга яңа карарлар һәм үзгәрешләр кабул ителә. Менә безнең депутатлар да вазыйфаи бурычларны үтәгәндә шәхси кызыксыну барлыкка килү турында җирле үзидарә карамагындагы оешма җитәкчеләренә хәбәр итү тәртибен расладылар. Бу мәнфәгатьләр низагына китерә яисә китерергә мөмкин.

Моннан тыш, депутатлар халык тыңлаулары үткәрү белән бәйле мәсьәләләр һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында фикер алыштылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100