news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Шәле авылында умарталыкка аюлар һөҗүм иткән - фото

Кыргый җәнлекләр төнлә умарта ояларын җимерә башлаган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Георгий Бармин). Октябрь башыннан Татарстанның Питрәч районы Шәле авылыннан 6 чакрым ераклыктагы умарталыкта аюлар 15 умарта оясын җимергән, дип хәбәр итте "Татар-информ"га умартачы Илдус Галиуллин.

Аның абыйсы умарталыгында аюлар өч умарта оясын ваткан, ә хезмәттәше Рафис Зариповның – 4. Аюлар умарта тирәсендә 3-4 ел элек күренә башлаган, моңарчы әле андый һөҗүмнәр күзәтелмәгән. Быел исә көрән аю умартачылар өчен зур проблемага әверелгән. Төнлә килеп, алар зур умарта ояларын җимереп балын ашыйлар, ә кечерәкләрен берничә метрга алып китеп ваталар.

Моңа өстәп, аю бал кортларын да үтерә. Хәзерге вакытта бал кортлары ояларында җылы булсын өчен йомгакка җыелышкан. Аю ояларны җимереп, бал кортларын урамга чыгара, ә алар салкында туңып үлә. Умартачылар борчыла: төн буе урманда умарталыкны саклап утырып булмый, көрән аюга атарга ярамый – ул Кызыл китапка кертелгән.

Умартачылар белгечләрдән сорашкан: аю кешене күрсә, аның исен тойса, тавышын ишетсә умарталыкка килми дип аңлатканнар. Шуңа күрә умартачылар аюны куркыту өчен радиоалгыч эшләтеп калдыра башлаган. Агачларга вак тимер калдыклары һәм консерва банкалары эләләр, җил агачларны селкетеп җәнлекләрне куркыта торган тавыш чыгара.

Август башында Татарстанның Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Матвеев Мамадыш районы умарталыкларына аюлар һөҗүм итүе турында сөйләгән иде. Аның ведомствосына умартачылардан 36 шикаять бирелгән. Бер умартачының бер төндә 20 оясын җимергәннәр.

Республикада көрән аюлар саны 120 гә кадәр арткан һәм идарәдә аюны Кызыл китапта калдырыргамы дип тә уйланалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100