news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Шәле авылында балыкчылар беренчелеге үтәчәк

Җиңүчеләрне тоткан балыкларның гомуми авырлыгына карап билгеләячәкләр.

(Питрәч, 25 июнь, "Татар-информ",  "Алга" , Илшат Гайсаров). 2018 елның 1нче июлендә Шәле авылы буасында һәвәскәр балыкчы Миңнулла Шәмсетдинов истәлеге призына калкавычлы кармакка балык тоту буенча ачык беренчелек үтәчәк, дип яза  район газетасы.

Ярышлар 8.30 сәгатьтә башлана. Башта катнашучыларны теркәү һәм җирәбә салу булачак. Ярышта катнашучыларга бернинди чикләүләр юк.

Катнашучыларга бер калкавычлы кармак белән балык тотарга туры киләчәк. Алдавыч һәм җимнәрне катнашучы үзе сайлый.

Җиңүчеләрне - тоткан балыкларның гомуми авырлыгына карап билгеләячәкләр.

Шулай ук балыкчылык буенча кызыклы ярышлар оештырылачак.

Җиңүчеләрне һәм призерларны ярышларны оештыручылардан һәм иганәчеләрдән - “Барысы да балыкчылык өчен” (Механизаторлар урамы, 1Б йорт) кибетеннән һәм Илфат Галимуллиннан истәлекле бүләкләр көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100