news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Шәле авылы башлангыч мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Бүген йөзьеллык Шәле мәктәбенең иң зур байлыгы һәм горурлыгы – бу бердәм, тату югары квалификацияле педагоглар коллективы.

(Питрәч, 3 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Питрәч районы Шәле авылында башлангыч мәктәп 1917 елда ачылган. Шул вакыттан бирле бер гасыр вакыт узган. Әлеге мәктәптә 1930-1934 елларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүледова да эшләгән. Монда дин һәм җәмәгать эшлеклесе, шәех һәм мөфти Равил Гайнетдин, язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов, ТРның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Илнур Нуриев һәм башка бик күп танылган шәхесләр белем алган. Бәйрәм көнендә төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар кабат мәктәпкә җыелды, дип яза җирле басма.

Бүген йөзьеллык Шәле мәктәбенең иң зур байлыгы һәм горурлыгы – бу бердәм, тату югары квалификацияле педагоглар коллективы, ул шушы ук мәктәпне тәмамлаган укучылардан тора. Әлбәттә инде, мәктәпнең тагын бер горурлыгы булып, аның укучылары тора, алар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра һәм олимпиадаларда җиңүләр яулый. Йөз ел буена бик күп җиңүләргә ирешелгән, буыннар алмашынган, бик матур, яхшы традицияләр барлыкка килгән. Иң элек, бу авыл мәктәбе – гап-гади тату гаилә, анда балалар да, ата-аналар да, укытучылар да бер-берсен яхшы белә, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша, бергәләп бәйрәмнәр үткәрәләр, киләчәккә планнар коралар. Мәктәп авылдашлары, легендар колхоз рәисе Фәйзерахман Сафин исемен горур йөртә.

Коридорларда урнаштырылган стендлардан мәктәп тарихы, мәктәпне тәмамлаган танылган шәхесләр, мәктәпнең бүгенге тормышы, аның уңышлары һәм җиңүләре турында белергә була. Фотографияләр, газеталар, рәсем һәм эшләнмәләр күргәзмәләре районда иң яхшылардан саналган Шәле мәктәбенең бай иҗаты һәм интеллектуаль потенциалы турында сөйли.

– Безнең мәктәпкә 100 ел. Бу бик зур юбилей, яңа ачышлар һәм үрләр яулау өчен ныклы фундамент, – диде мәктәп директоры, РФ мәгариф отличнигы, ТРның атказанган укытучысы Минзифа Хәсәнова.

Йөзьеллык юбилей белән котларга мәктәпкә педагогика хезмәте ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, республикадан һәм районнан вәкилләр килде.
– Мәктәп юбилеенда чыгыш ясау бик дулкынландыргыч, чөнки монда минем укытучыларым, минем сыйныфташларым, дусларым, мин үземне укытучыларым алдында имтихан тапшырган кебек хис итәм. Гадәттә минем сәхнәгә чыккач кулларым кылтырамый, ә бүген тавышым да карлыкмаса ярар иде, – диде Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, әлеге мәктәпне тәмамлаган Илнур Нуриев.

Мәктәпне тәмамлаучылар үз мәктәпләрен онытмыйлар. Мөфти Равил Гайнетдин бүләк юллаган, сатирик язучы Камил Кәримов сәхнәдә, конферансье ролендә чыгыш ясый, бик күпләр бәйрәм концертына укытучыларга рәхмәтләрен җиткерергә һәм мәктәп елларын искә алырга килгән. Алар арасында танылган режиссер Ренат Әюпов та бар.
– Мин мәктәпне 1981 елда тәмамладым, мәктәп белән элемтәне өзгәнем юк. Хәзер безне иҗади проектлар бәйләп тора. Без ел саен яңа премьераны башта Шәле мәктәбе укучылары игътибарына тәкъдим итәбез, – диде Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов.

Залда җыелганнарга тәбрикләү сүзе белән Питрәч район башлыгы Эдуард Дияров мөрәҗәгать итте, ул укытучыларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, мәктәпкә истәлекле бүләк тапшырды һәм укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Мәктәпкә йөз ел булса да, ул һаман яшь кала. Хәзер монда яңа буын укучылар белем ала, аларга бер гасырлык тарихы булган мәктәп данын горур йөртергә кирәк булачак.

Шәле мәктәбендә эшләү дәверендә 2 416 842 укучы белем алган, 471 педагог эшләгән, 23 директор алмашынган, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100