Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Пиимәр авылында яшәүче Фатыйма Сафиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева килде.
(Питрәч, 5 февраль, "Татар-информ", "Алга"). Гыйнварның соңгы көннәрендә Пимәр авылында яшәүче Фатыйма Сафиуллина да туксан яшен тутырды, дип яза "Алга" газетасы.
Фатыйма Сафиуллина күп балалы гаиләдә туып–үскән. Олы бала буларак ул һәрвакыт әти–әнисенә терәк булган, кече сеңелләрен һәм энеләрен тәрбияләргә булышкан. Әтисе Сираҗетдин һәм әнисе Мәгүфүрә алны–ялны белмичә колхозда эшләгән, шуңа күрә өйдәге барлык эшләр, энекәшләрен–сеңелкәшләрен карау аның җилкәсенә төшкән.

– Ул чакларда һәркем эш белән мәшгуль иде, – дип искә ала ул яшьлеген. – Әлбәттә, уйнарга да вакыт таптык, саф һавада да озаклап йөрдек, әле тагын укырга да өлгердек. Әмма сугыш барлык уй–хыялларыбызга аяк чалды. Мин дүрт класс тәмамладым. Барлык ир–атларны да диярлек фронтка алып киттеләр, хатын–кызлар һәм әлеге ныгып та бетмәгән малайлар һәм кызларга авыр хезмәт башкарырга туры килде.
Мин җәй буе кырда эшләдем, атлар, үгезләр җиктем, җир сукаладым, чәчтем, кырдан көлтә ташыдым. Ул чакта беркем дә эшкә чыкмыйм димәде, барыбыз да Туган илебез хакына эшләвебезне, үз хезмәтебез белән җиңүне якынайтуыбызны яхшы аңлый идек. Фронтта Ватанны саклаучыларга тагын да авыррак булуын да яхшы белә идек.
Урман кискән чакларны искә алуы да авыр. Тәүлек буе эшләдек бит, урманда гына ашый идек, шунда кунарга калган чаклар да булды. Бер тапкыр өйгә кайтканда адаштык, юлны көчкә эзләп таптык. Шул чакта бик караңгы иде, бик нык курыктык, Аллага шөкер барысы да яхшы тәмамланды, исән–имин өйләребезгә әйләнеп кайттык.
Фатыйма Сафиуллина сугыштан соң пенсиягә кадәр туган хуҗалыгында бозау караучы булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач та өйдә утырмаган, урып–җыю чорында колхозга булышкан, ындыр табагында эшләгән.
Фатыйма Сираҗетдин кызы 1966 елда авылдашы Хәкимгә кияүгә чыккан, ә аның хатыны үлгәннән соң биш кечкенә баласы калган була.
– Алар мине бик яхшы кабул итте, беренче көннән үк миңа, әни, дип дәштеләр, шулай ук мин дә аларны чит итмәдем. Без бик тату яшәдек, хәзер дә бер–беребез белән яхшы мөнәсәбәттә. Безгә балалар һәм оныклар кунакка еш кайта. Һәрвакыт күп итеп күчтәнәчләр алып кайталар, мине мунчага да, кунакка да алып баралар, шулай ук хастаханәгә дә алып барып кайталар.
Элек ирем белән аларны аякка бастырган булсак, хәзер алар миңа ярдәм итә. Кызганыч, ирем ун ел элек гүр иясе булды. Ул бик яхшы балта остасы иде, авылдашларына өйләр, мунчалар һәм башка корылмалар төзергә булышты. Шулай ук техниканы да яратты, гомере буе мотоциклда йөрде, аның белән терлекләргә үлән ташыды. Ул балаларда, оныкларда да эшкә мәхәббәт тәрбияләде, алар да тормышта үз юлларын таптылар, моңа мин бик шатмын. Гомумән, мин үземне бик бәхетле кеше, дип саныйм. Бу тормышта минем барысы да булды, менә бүген дә 90 яшьлек юбилеемны гаиләм янәшәсендә каршылыйм. Балаларым ярдәме белән шушы яшькә җиткәнмендер дә инде мин. Мин бик авыр, әмма дә бәхетле тормыш кичердем, – дип сөйләде үткән тормышы турында Фатыйма әби.
Хәзерге вакытта ул Юныс авылында кече кызы Зөлхиядә яши.
– Безнең әби бик тыйнак һәм акыллы, – ди оныгы Алия, – өлкән яшьтә булуына да карамастан, безгә балаларны тәрбияләргә булыша. Ул безгә үзенең тормышыннан сабак алырлык һәм кызыклы хәлләрне сөйләргә ярата. Без исә, аны кызыксынып тыңлыйбыз. Аннан үрнәк алабыз, шундый изге күңелле әбиебез булуына без бик шатбыз.
Юбилярны котларга район хакимиятеннән дә килделәр, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева һәм халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды, район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән изге теләкләр җиткерде һәм бүләк тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз