news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында балалар бакчасында инновацион мәйданчык эшли

"Родничок" балалар бакчасында дүрт төркемдә тәрбияләнүчеләр "Мате плюс" программасы буенча ныклап шөгыльләнә.

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында балалар бакчасында инновацион мәйданчык эшли
pestrecy-rt.ru

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылындагы "Родничок" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик үсеше буенча федераль инновацион мәйданчык эшли. Монда нәкъ менә әлеге юнәлешкә багышланган республика түгәрәк өстәле үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балалар кунакларны музыкаль номерлар белән каршы алды, ә аннары Питрәч тәрбиячеләре тематик ачык дәресләр, мастер-класслар, квестлар үткәрде.

"Родничок" балалар бакчасында дүрт төркемдә тәрбияләнүчеләр "Мате плюс" программасы буенча ныклап шөгыльләнә. Менә инде өченче ел алар счетлар, цифрлар, математик фигуралар белән эшли. Алар кунаклар алдында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын ачык дәрестә күрсәтте.

Мисал өчен, балалар капчыклардагы геометрик фигураларны күзләрен йомган килеш алып аларның нинди фигуралар икәнлеген әйттеләр. Алар түгәрәк, өчпочмак, квадрат кебек гади фигураларны гына түгел, трапеция, күппочмак, ромб кебекләрен дә күз йомган килеш таныйлар.

Балалар кошларга сыерчык оясы ясадылар, ә тәрбияче түбә, стеналар ясау өчен нинди геометрик фигуралар кулланырга кирәк икәнлеге турында балаларга сораулар бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100