news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы мәктәбендә юбилей

Юбилей уңаеннан, беренче чыгарылыш укучылары очрашырга карар итте.

(Питрәч, 12 июль, "Татар-информ", "Алга",  Ильшат Гайсаров). Питрәч районы Ленино-Кокушкино үзенең беренче укучыларын урта белем турындагы аттестат белән чыгарганнан бирле илле ел узды, дип яза район газетасы.

Юбилей уңаеннан, беренче чыгарылыш укучылары очрашырга карар итте һәм илебезнең төрле почмагыннан мәктәпкә күрешергә дип кайтты. Очрашу бик кызыклы атмосферада үтте, күп елдан соң бер-берсен күргән мәктәп дусларына сөйләшерлек сүзләр бик күп булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100