news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы “Әлбәден” хәрби уеннары” фестиваленә әзерләнә

“Әлбәден" хәрби уеннары” фестивале 2019 елның 21 июненнән 23 июненә кадәр Әлбәден авылында узачак.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", "Алга").Район җитәкчелеге Әлбәден авылында һәм “Әлбәден” хәрби уеннары” фестивале узачак мәйданчыкта булды. Алар урында төп объектларны урнаштыру белән бәйле техник мәсьәләләр турында фикер алыштылар, белгечләр кирәкле үлчәүләр үткәрделәр. Бутурыда район газетасы яза.

“Әлбәден” хәрби уеннары” проекты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантын, РФ Президенты грантын һәм ТР Икътисад министрлыгы грантын отты. Шулай ук “Әлбәден” хәрби уеннары” фестивале “RussianEventAwards 2018” вакыйгалар туризмы өлкәсендә милли премиянең региональ этабында “Вакыйганың иң яхшы идеясе” номинациясендә икенче урынны алды.

Биредә блиндажлы окоплар булачак, хәрби техника урнашачак.

Фестивальнең кульминациясе булып Брест крепосте өчен көрәшне реконструкцияләү торачак. Фестиваль программасында герой Петр Гавриловның шәхси әйберләре булган дөньядагы бердәнбер музейга барырга мөмкин булачак. Моннан тыш, ул  туган һәм фашистлар әсирлегеннән кайтканнан соң яшәгән йорт та торгызылачак.

“Әлбәден" хәрби уеннары” фестивале 2019 елның 21 июненнән 23 июненә кадәр Әлбәден авылында – Брест крепостенең легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган авылында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100