Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Әлбәден авылында часовня ачылды
Төзелеш эшләре меценат Александр Мураткин акчасына башкарылган
(Казан, 18 июнь,“Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүген Питрәч районы Күн авылы җирлегенә кергән Әлбәден авылында часовня ачылды. Бу хакта “Туганайлар” газетасы хәбәр итә.
“Туганайлар” культура-агарту керәшен гәҗите хәбәрчесе Юлия Губина әйтүенчә, Әлбәден авылында беркайчан да чиркәү дә, часовня да булмаган. Авыл халкы келәүләргә 12 км ераклыктагы Керәшен Сәрдәсе авылына йөргән.
“Әлбәден авылында кышын 10 йортта 34 кеше генә калса да, җәйләрен яшәүчеләр саны арта. Авыл халкы бу вакыйганы зарыгып көтте, дәдәй-түтиләрнең күзләрендә яшьләр җемелди. Иман йорты барыбызга да бик кирәк иде, келәүләргә йөрербез, яшь буынга шушында иман тапшырырбыз, дип чыгыш ясадылар. Бу олы тантанага бик күп кеше килгән иде. Часовня Троица көне (19 июнь) алдыннан ачылды, аның үзенә дә Изге Троица исеме бирелде. Часовняны Казанның Тихвин чиркәве священнигы Павел Павлов аруландырды”, - дип сөйләде Юлия Губина.
Часовня 1 ай һәм 10 көн эчендә төзелгән. Ул, башлыча, Әлбәден авылында туып, хәзер Мәскәүдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән Александр Мураткин хисабына төзелгән. Эшмәкәр шулай ук авыл зиратының коймаларын да яңарткан һәм авылга юл да салдырган. Бу авылда аның әтисе яши.
“Минем күп кенә туганнарым шушы зиратта ята. Мин бу часовняны авылдашларыма бер истәлек булсын дип салдырдым. Еракка киткән саен, күңелең белән авылга ешрак тартыласың икән”, - дип сөйләгән Александр Мураткин.

Бүген Әлбәден авылында 16.00 сәгатьтә Тройсын бәйрәме узачак.
(Алиса Спиридонова фотолары).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз