news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы кырларында печән әзерләү эшләре бара

Агымдагы елга план - 950 тонна печән әзерләү, бүгенге көнгә инде 280 тонна печән җыеп алынды.

(Питрәч, 5 июль, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров). Питрәч районы кырларында тулы куәткә печән хәзерләү эшләре бара. Һава шартларының уңай торуы кырларда үләннең әйбәт үсүенә китерде. Бүгенге көндә азык хәзерләүчеләрнең төп бурычы әлеге печәнне вакытында җыеп алып, кышка җитәрлек азык туплау, дип яза район газетасы. 

МТЗ–1221 тракторы кабинасыннан кояшта каралган ир-ат чыкты, аның бераз арыганлыгы сизелә, шулай да аның кәефе күтәренке.

– Бик эссе, кабинада эсселеккә чыдарлык түгел, – диде “Агролак” ҖЧҖ механизаторы Владимир Дмитриев. – Мин бит гомер буе кырда эшләдем, салкында да, кызуда да, без моңа ияләнгән инде. Руль артында инде 35 ел эшлим.

Мин тумышым белән Арышхазда авылыннан, миңа мондагы кырлар балачактан таныш. Әтием Николай Петрович илле ел тракторчы булып эшләде, мине үзе белән эшкә ала торган иде, техникада эшләү серләренә өйрәтте. Питрәч СПТУ–27не тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт иттем, аннан соң туган хуҗалыгыма эшкә урнаштым, һәм гомер буе монда эшлим.

Шундый кызулыкка да карамастан, планны үтибез, көнгә 60-80шәр түк печән тюклыйбыз кырларда көне буе эшлибез, алдагы еллардагы кебек азык складлары тулы, терлекләр тук булыр, дип өметләнәбез.

Әзер түкләрне кырдан азык складларына өч "КамАЗ" машинасы һәм бер МТЗ-241 тракторы ташый.

– Берьюлы алтышар түк алабыз, безнең тракторлар артыннан көчкә өлгерәбез, – диде шофер Евгений Домалазов. – Көнгә унышар рейс ясыйбыз. Мин Колайдан, машина йөртүче булып унбиш ел эшлим, әйтергә кирәк барлык юлларны яттан беләм.
Печән ташудагы бердәнбер трактор руле артында яшь механизатор Айбек Досчанов.

- Минем “тимер атым“ның тизлеге куәтле КамАЗларныкына караганда азрак булуына да карамастан, мин алардан калышмаска тырышам. Минем трактор да алтышар печән түге ташый ала.

Тәҗрибәле хезмәттәшләре – механизаторларның сүзләре буенча, Айбек үз бурычын үти.

- Печән өстенә без егерменче июньнән керештек, - ди хуҗалыкның баш агрономы Юсуп Идиятов, - быел уңыш уңды, анализлар печәннең беренче класслы булуын күрсәтте. Коры, матур һава торышы булганда һәр минуттан файдаланырга тырышабыз.

Агымдагы елга план - 950 тонна печән әзерләү, бүгенге көнгә инде 280 тонна печән җыеп алынды. Моның өчен бездә 480 гектарда күпьеллык һәм 560 гектарда берьеллык үлән бар.

Быел район азык хәзерләүчеләренә 10343 гектарда күпьеллык үлән чабарга туры киләчәк. “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ, “Рацин Шәле” ҖЧҖ, “Газовик” ҖЧҖ, “Казан” нәсел атлар заводы” ҖЧҖ, “Макс-Ойл” ҖЧҖ хуҗалыкларында барлык мәйданнарның яртысыннан күбрәгендә печән чабылган инде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100