news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы кошчылык фабрикасы хәләл продукция генә җитештерә башлаячак

Хәләл продукциягә тулысынча күчү процессын таләпләр буенча тулысынча туры килгән сугымчыларның җитәрлек санда булмавы гына туктатып тора.

Питрәч районы кошчылык фабрикасы хәләл продукция генә җитештерә башлаячак

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", "Алга"). Хәзер Ленино-Кокушкино авылында урнашкан "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ хәләл һәм гадәти продукция чыгара. Тиздән биредә тулысынча хәләл җитештерүгә генә күчәргә, шул рәвешле сатып алучыларның шик-шөбһәләрен таратырга ниятлиләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Һәрвакыт беренче чиратта хәләл кош-корт суялар, ә аннары гадәти суюга керешәбез. Бу катнаштыру куркынычын булдырмас өчен дә эшләнә, - диде "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖнең сугым цехы инженер-механигы Ринат Гыйзетдинов.

Хәләл продукция өчен бары тик сәламәт һәм нык кошлар гына сайлап алына. Кошны сәламәт акыллы балигъ булган ир кеше суярга хокуклы. Суяр алдыннан пычак һәм башка коралларны хайваннардан читтә кайрыйлар. Пешекләргә озатканда кош тере булырга тиеш түгел. Шуңа күрә без кошның йөрәге туктап, каны агып бетсен өчен вакытны күбрәк бирелә. Пешекләү алдыннан махсус хезмәткәр кошның яшәү билгеләрен, исәнме-түгелме икәнен тикшереп тора.

Эчен алу һәм суыту стандарт таләпләргә туры килә. Без суыткычка хәләл итне аерым участокларга куябыз, алар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты билгесе белән пакетларга төрелә. Аннары итне Яшел Үзәндә хәләл нормалары буенча эшкәртәләр, аннары инде "Пестречинка" брендлы әзер продукция кибет киштәләренә озатыла, - диде Ринат Гыйзетдинов.

Хәләл продукциягә тулысынча күчү процессын таләпләр буенча тулысынча туры килгән сугымчыларның җитәрлек санда булмавы гына туктатып тора. Бу номиналь мөселман гына түгел, ә ислам кануннары буенча яшәүче динле кеше булырга тиеш.

- Без мондый хезмәткәрләрне актив эзлибез. Әлбәттә, безнең өчен бу кешеләр бик кадерле, шуңа күрә түләү дә лаеклы булачак, - ди "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖнең гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ләйлә Гайфуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100