Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Кощак урта мәктәбе укучысы республика олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды
Бәллүр кубок һәм кыйммәтле бүләк - смартфонны аңа ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов тапшырды.
(Питрәч, 28 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Гөлшат Куделькина). Питрәч районы Кощак урта мәктәбе укучысы 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча республика олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Бәллүр кубок һәм кыйммәтле бүләк - смартфонны аңа ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов тапшырды, дип яза җирле басма.
"Кулланучылар хокукларын яклау" олимпиадасы республикада бишенче ел үткәрелә. Бу вакыт аралыгында анда йөз утыздан артык питрәчле катнашты.
- Питрәч укучылары елдан-ел югары белемнәрен күрсәтәләр, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны координацияләү үсеше бүлеге башлыгы Розалия Арсланова.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре Питрәчкә "Кулланучылар хокукларын яклау" олимпиадасының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасын үткәрергә килделәр. Ул Питрәч икенче урта белем бирү мәктәбендә үткәрелде, анда Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында беренче урын алган Кощак мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Диләрә Нәбиуллинага җиңүче кубогы һәм кыйммәтле бүләк - смартфон тапшырды.
Казаннан килгән кунаклар билгеләп үткәнчә, агымдагы елның үзенчәлеге - чараның масштаблыгы. Әгәр беренче елны үткәргәндә олимпиадада 500 Татарстан укучысы катнашкан булса, быел катнашучыларның саны - инде 4000 булган. Шуңа күрә аларны ике яшь категориясенә: 8-9 нчы һәм 10-11 нче сыйныфларга бүлгәннәр.
Шунысы игътибарга лаек, Диләрәнең көндәшләре авыл мәктәбендә генә түгел, шәһәр гимназияләрендә укучылар да булган, ләкин ул аларны зур аерма белән җиңде. Диләрә үзе бу конкурста беренче тапкыр катнашуы турында әйтә. Авыр, әмма кызык булган: укучылар эссе язганнар, кроссвордлар чишкәннәр, тест үткәннәр, үзләрен чын суд хәлләрендә сынап караганнар. Беренче ике этап читтән торып үткәрелгән, өченчесе Казанда, Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасында үткән. Финалисткага укытучысы Светлана Каплевская зур булышлык күрсәткән. Укытучы сүзләренчә, мәктәп программасында "Кулланучылар хокукларын яклау" темасына аз вакыт бирелгән, бу "Хокук белеме" бүлегендә 1-2 дәрес дигән сүз. Һәм укучысының җиңүе - ул укытучы белән өстәмә шөгыльләнү һәм хокук мәсьәләләрен мөстәкыйль рәвештә чишү.
- Әлеге олимпиадада башкалар да катнашты, әмма финалга ул үтте! - дип укучысы белән горурлана аның укытучысы.
Бүләкләү тантанасында Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән әлеге олимпиаданың призерлары: Питрәч беренче урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Дилә Шәмсетдинова, Колай урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Зарина Хәйруллина билгеләнде. Финалга үтүдән азга гына Колай мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы - Анна Антонова калышты. Шулай ук аңа да Мактаулы грамота тапшырылды. Ә аларның укытучылары: Светлана Каплевская, Резеда Рәхмәтуллина (Питрәч беренче мәктәбе) һәм Светлана Осиповага (Колай мәктәбе) - Рәхмәт хатлары бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз