Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Кощак авылында табиблык амбулаториясе ачылды
Яңа табиблык амбулаториясен төзү һәм җиһазлауга республика бюджетыннан 12 миллион сум акча тотылган.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», "Алга"). Питрәч районы Кощак авылында табиблык амбулаториясе ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Мин Кощак табиблык амбулаториясендә 30 елдан артык теш табибы булып эшләдем. Бу вакыт эчендә безнең беркайчан да үз бинабыз булмады, һәрвакыт нинди дә булса җайлаштырылган бинада эшләдек. Хәзер минем хезмәттәшләремә эшләр өчен шундый яхшы шартлар тудырылуына бик шатмын. Барлык авылдашларымны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйм", - диде Кощак авылында яшәүче, сәламәтлек саклау ветераны Наталья Тишко.
Депутат Камил Садриев авыл халкын озак көткән амбулатория ачылышы белән котлап, авыл җирлекләрендә яңа табиблык амбулаторияләре төзелеше һәм халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт бирелүен искә төшерде. Камил Гайнетдинович табибларга яңа медицина учреждениесендә уңышлы эшләүләрен теләде.
"Безнең районда 2012 елдан бирле 12 модульле ФАП һәм ике табиблык амбулаториясе барлыкка килде. Программаның эше дәвам итә, быел Татар Казысы авыл җирлегендә тагын бер модульле ФАП һәм Пановка авылында табиблык амбулаториясе төзү планлаштырыла. Өстәвенә, Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясендә ремонт көтелә", - диде район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева.
Яңа амбулаториядә пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен барысы да каралган: кабул итү бүлмәсе, чират көтү урыны, көндезге стационар, процедуралар бүлмәсе, прививка ясау бүлмәләре, санузел һәм лаборатория. Биредә беренче пациентларны кабул итә башладылар инде.
Яңа табиблык амбулаториясен төзү һәм җиһазлауга республика бюджетыннан 12 миллион сум акча тотылган. Территорияне әзерләү һәм инженерлык челтәрләрен үткәрү җирле бюджет акчалары хисабына башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз