news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы комиссариаты язгы чакырылыш буенча планны үтәде

Бу чакырылышта безнең районнан 29 егет армиягә хезмәт итәргә китте.

(Питрәч, 2 июль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районы комиссариаты язгы чакырылыш буенча планны үтәде, дип яза район газетасы.

Бу чакырылышта безнең районнан 29 егет армиягә хезмәт итәргә китте. Көзен без 36 егетне Ватанны саклау бурычын үтәргә озаттык. Бүгенге көндә Россия Федерациясе кораллы көчләре сафында 65 питрәчле хезмәт итә. Хәрби комиссариат шулай ук контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләрне дә кабул итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot