news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Колай авылында Якшәмбе мәктәбе ачылды

Аларның максаты - кешене рухи кыйммәтләргә якынайту.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ",  "Алга" ).  Питрәч районы Колай авылында  кешене рухи кыйммәтләргә якынайту максатыннан Екатерина Суганова исемендәге Якшәмбе мәктәбе ачылды, дип яза район газетасы.

 Бәйрәм башланганда мәктәпкә йөрүчеләр һәм тәрбияләнүчеләргә Питрәч районы благочинные, протоиререй Павел Кириллов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның сәламләү хатын укыды, Колай авылының Спасс чиркәве настоятеле Александр атакай да халыкка вәгазь һәм сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: 

– Бүген авылыбыз чиркәве каршында дини-агарту үзәген ачабыз, гыйбадәт кылабыз, бинада безнең күктәге ярдәмчеләребезгә багышланган беренче дәресне үткәрәбез, - диде ул.

Әлеге тантаналы чарада Якшәмбе мәктәбен ачуда ярдәм күрсәткән кешеләр катнашты. Алар арасында “Чиркәү-приход үзәге” проекты авторы Марсель Искәндәров, шулай ук иганәчеләрнең берсе Андрей Шадров та бар иде. Андрей Шадров приход старостасы Екатерина Захарова белән традицион символик кызыл тасманы кисте һәм аны якшәмбе мәктәбе җитәкчесенә тапшырды. Бу көнне бу саваплы, кирәкле эшкә үз өлешен керткән һәркемгә, шул исәптән Питрәч районы һәм Колай авыл җирлеге җитәкчелегенә, шулай ук әлеге көнне якынайтуда үз өлешен керткән авыл халкына зур рәхмәт белдерделәр.

- Без Колай авылында чиркәү-приход тормышын торгызу юлы башында гына торабыз әле, - ди чиркәү башлыгы Александр атакай.

Тантана вакытында, якшәмбе мәктәбе барлыкка килгәнче, чиркәүгә йөрүчеләр саны аз була һәм авыл кешеләренең аралашуы да бик чикләнгән булуы турында күп сөйләнде. Эш шунда: җирле чиркәү авылдан читтә урнашкан һәм аңа бару өчен төзекләндерелгән юл юк, шуңа күрә начар һава торышы булганда, анда бару бик кыенга туры килә. Чиркәү үзе өч йөз ел элек төзелгән, ә хәзер ярым җимерек, авария хәлендә тора һәм зур ремонт эшләре таләп ителә.

- Мәктәп инде күптәннән, якынча 2000 нче елдан бирле эшли, - диде якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Валентина Володина. – Башта дәресләр безнең атакайның өендә үткәрелде, күпмедер вакыттан соң, без балалар бакчасындагы бер бүлмәне арендага алдык һәм шунда җыела башладык.

Дәресләргә илле җиде кеше: кече һәм урта яшьтәге 37 бала йөрде, алар безгә якшәмбе көнне килделәр, пәнҗешәмбе көннәрендә исә 20 кеше - олылар һәм яшьләр шөгыльләнде, чөнки алар арасында да рухи агартуга ихтыяҗ бар. Һәм менә бүген, ниһаять, без үзебездә якшәмбе мәктәбен ачабыз. Без һәркемне көтәбез һәм элегрәк йөргән кешеләр хәзер дә килерләр, дип ышанабыз.

Дин гыйлеме, чиркәү өйрәтүләре һәм башка махсус фәннәрдән тыш, якшәмбе мәктәбендә хор музыкасы һәм чиркәү җырлары, әвәләп ясау һәм рәсем ясау кебек иҗади дәресләр дә үтәчәк. Сүз уңаеннан, тәрбияләнүчеләр мәктәп ачылуына да әзерләнгәннәр, алар тантана вакытында шигырьләр дә укыдылар.

Гыйбадәт барганда без бүлмәләрне карап чыктык. Екатерина Суганова исемендәге якшәмбе мәктәбе җиһазлар, китапханә һәм аерым котельный белән тәэмин ителгән бик якты бинадан гыйбарәт. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен төрле дәресләр генә түгел, җыеннар һәм хезмәтләр дә үткәреләчәк. Шуңа да инде мәктәп “Чиркәү-приход үзәге” дип аталган, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100