Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Колай авылы мәктәбе 140 еллык юбилеен билгеләп узды
Мәктәп тарихы искиткеч укытучылары белән генә түгел, танылган укучылары белән дә данлыклы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Питрәч, 24 гыйнвар, "Татар-информ", "Алга" Оксана Глухова). Питрәч районы Колай мәктәбе 140 еллык юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Мәктәптә озак еллар хезмәт куйган тәҗрибәле педагоглар – ветеран укытучылар - Н.Королева һәм М.Иванованы, элеккеге директор һәм телләр белгече буенча укытучы В.Володинаны, язучы, мәктәп музее җитәкчесе һәм физкультура укытучысы В.Сергеевны көчле алкышлар белән хөрмәтләделәр. Бу турыда район газетасы яза.
Юбилейга килүчеләр мәктәп тарихы һәм аңа нигез салучы Николай Боков тормышы турында мультимедия презентациясен шулкадәр мавыгып, кызыксынып карады. Аны Колай авылы чиркәве настоятеле Александр Карпухин укытучылар һәм укучылар белән берлектә әзерләде. Бу кадрлар үткәнгә экскурсия генә булып калмады, ә киләчәккә омтылыш та булды.
Мәктәп коллективы элек-электән педагоглар коллективы белән дан тоткан. Беренче укытучы Суганова Екатерина Ивановна мәктәптә 69 ел эшләгән. Юбилей көнендә аны һәм мәктәптә укыткан башка укытучыларны хөрмәт белән искә алдылар.
2006 елдан коллективны Светлана Осипова җитәкли, ул РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре. Аның җитәкчелегендә мәктәп заманча рәвеш алды, яңа технологияләр кертелде, балаларның белем алуы, спорт һәм мәдәни ялы өчен яхшы шартлар тудырылды.
Мәктәп тарихы искиткеч укытучылары белән генә түгел, танылган укучылары белән дә данлыклы. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында язмышларын туган авыллары, районнары белән дә бәйләүче, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән туган яклары үсешенә өлеш кертүчеләр дә күп. Фән үсешенә өлеш кертүчеләр дә бар, шуларның берсе академик Николай Домрачев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз